Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумының пленар утырышында ясаган чыгышы
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне Kazan Digital Week-2022 бәйрәмендә сәламләвемә шатмын.
Дөнья цифрлыга әверелә. Бу тармакның мөһимлеген аңлап, быелны без Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Цифрлы технологияләр икътисадның күбрәк өлкәләрен үз эченә ала бара, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм бизнесның конкурентлыкка сәләтен арттыра.
Россия субъектларын цифрлы трансформацияләүнең айлык рейтингында Татарстан лидерлар рәтенә керә. Бу нәтиҗәгә соңгы елларның планлы эше аркасында ирешелде. Мәсәлән, узган ел социаль әһәмиятле хезмәтләр электрон форматка күчерелде. Быел ел ахырына кадәр калган барлык хезмәтләр дә күчереләчәк. Моннан тыш, без төп тармакларны цифрлаштыру буенча эш алып барабыз.
Мәсәлән, Татарстанда 10 елдан артык эшли торган электрон мәгариф системасын даими камилләштерәбез. Әйтик, узган ел «Мин мәктәп укучысы» дигән – укучының цифрлы ярдәмчесе яңа электрон сервис эшли башлады
Зур проект электрон сәламәтлек саклау буенча тормышка ашырыла. Республика клиник хастаханәсе базасында Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартлар буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибе тулысынча цифрлаштырылачак. ТКХ хезмәтләрен цифрлаштыру өчен яңа «Локоло» сервисы эшли башлады.
Безнең илгә санкцион басым ясала. ИТ-өлкәдә катгый чикләүләр кертелде. Технологик суверенитетны тәэмин итү өчен барлык ресурсларны кулланырга кирәк. Республикада дөнья дәрәҗәсендәге IT-үзәкләр булдырылды.
2009 елда бездә илдә беренче ИТ-парк ачылды. Быелгы цифрлаштыруның төп вакыйгаларының берсе – ИТ-паркның 3нче мәйданчыгын ачу. Бу парк мәйданын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. Хәзер үк аларның барысы да резидентлар тарафыннан резервланган. Ихтыяҗ бик югары. Яңа парк яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү өчен инновацион инфраструктураны үз эченә ала, балалар өчен ИТ-парк булдырылды, яңа идеяләр өчен стартап-студия ачылды, «Киләчәк Уеннары» спортчыларын әзерләү мәйданчыкларының берсе – Кибер-Арена эшли башлады.
Яңа парк Саклык банкы белән берлектә ачылган «Мәктәп 21»гә кергән Казан ИТ-кварталының нигезенә әверелде.
ИТ-инфраструктура республиканың эре шәһәрләрендә генә булдырылыа калмый. Муниципаль ИТ-парклар Питрәч, Саба, Мамадыш районнарында барлыкка килде.
Иннополис актив рәвештә үсә, ул ИТ-белгечләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. Шәһәрдә яшәүче 4 мең кешенең 67%ы Россия төбәкләреннән, 6%ы башка илләрдән күчеп килгән.
Иннополис – югары технологияләрне сынау мәйданы.
Мәсәлән, 2018 елдан бирле «Яндекс» шоферсыз машиналары монда сыналды. Алар инде 40 мең тапкыр йөргән».
Агымдагы елның мартында Иннополиста Россиядә беренче тапкыр эксперименталь хокукый режим эшләтеп җибәрелде. «Иннополис» МИЗда 325 компания эшли. Узган ел керем күләме 37 млрд. сумнан артып китте. Иннополис компанияләре чит ил платформаларын төрле өлкәләрдә алмаштырырга сәләтле хәл ителешләр тәкъдим итә.
Республика компанияләре, санкцияле чикләүләргә карамастан, үсешен дәвам итәләр. Әйтик, «АйСиЭл» компаниясе елына 1 млн. эшләнмә җитештерә торган ана платалар һәм башка компонентлар җитештерү буенча завод төзелешенә кереште.
Стартаплар уңышлы үсә. Мәсәлән, «Казан Экспресс» сәүдә мәйданчыгы табышны ышанычлы рәвештә арттыра һәм бөтен Россия буенча филиал челтәрен киңәйтә.
Татарстанда Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе инде 3 нче ел инде эшли. Ул цифрлы икътисад һәм инфраструктура булдыру өчен предприятиеләрне, дәүләт органнарын һәм муниципалитетларны җайга сала.
Бүген без соңгы технологияләрне гамәлгә ашыручы компанияләрнең эш нәтиҗәләрен күрәбез.
ИТ-индустрия үсешенә тармакка ярдәм итү буенча федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чаралары ярдәм итә. ИТ-белгечләр өчен армиядән кичектерү тәкъдим ителде. Ил Президентына, Хөкүмәткә һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына үз вакытында карарлар өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Без шулай ук әлеге сектор үсешенә этәргеч бирәбез. ИТ-парк резидентлары өчен УСН буенча салым ставкасын 1%ка кадәр киметү турында республика законы гамәлдә.
Шуның аркасында без илнең башка төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә компанияләрне җәлеп иттек.
Тиз интернетсыз цифрлаштыру мөмкин түгел. Татарстанда барлык мәктәпләр дә оптик-җепселле челтәрләргә тоташтырылган. Моңа өстәп без укытучыларга 24 мең ноутбук бирергә планлаштырабыз, 12 мең ноутбук тапшырылган инде. «Ак Барс» банкка аларны алуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Социаль объектларны тизлекле интернетка тоташтыру буенча бик мөһим программа өчен ил Президентына һәм Хөкүмәтенә аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.
Федераль программа кысаларында 3 ел эчендә 3,5 меңнән артык объект (ФАПлар, китапханәләр, музейлар, мәдәният йортлары) тоташтырылган; 300дән артык авыл беренче тапкыр тизлекле элемтә каналларына тоташтырылган. Безнең бурыч – барлык социаль объектларны тоташтыру.
Республика шулай ук зур эш башкара. «Таттелеком» компаниясе быел 100 мең авыл хуҗалыгын тизлекле интернет белән тәэмин итәргә ниятли. Хәзер Татарстан хуҗалыкларының 81%ы интернетка киң полосалы керә ала.
Цифрлы икътисадны үстерү югары класслы кадрлар таләп итә. Соңгы елда безнең югары уку йортларыбыз тарафыннан ИТ-белгечләр чыгару 15%ка артты.
IТ-белем дәрәҗәсен югары тоту мөһим. Бу максаттан без иң яхшы студентларга грант ярдәме күрсәтәбез, бу безгә бөтен Россиядән талантларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Республиканың өч югары уку йорты федераль конкурста җиңде һәм шул елны үз базасында алдынгы инженерлар мәктәпләре ачачак. Шулай ук Казан федераль университеты базасында оештырылган стартап-студия студентларның технологик эшкурлыгын үстерү системасын төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Республикада Иннополис Университеты эшли – илнең иң дәрәҗәле ИТ-югары уку йортларының берсе.
Ул эре санлы федераль проектларны тормышка ашыруда актив катнаша. Аның базасында федераль терәк мәгариф үзәге булдырылган, анда бөтен Россия югары һәм урта һөнәри белем бирү мөгаллимнәре квалификацияләрен күтәрә.
Цифрлы компетенцияләрдә IT-белгечләр генә түгел, барлык гражданнар да булырга тиеш. Шуңа күрә Татарстанда берничә мәгариф проекты эшли башлады. Без югары уку йортларында цифрлы кафедралар ачабыз; ай саен дәресләр үткәрәбез мәктәпләрдә; бюджет өлкәсендәге барлык хезмәткәрләрне база цифрлы күнекмәләргә өйрәтергә планлаштырабыз; өлкән буын кешеләрен өйрәтәбез.
Татарстанда WorldSkills хәрәкәте актив үсә, шул исәптән цифрлы компетенцияләр буенча да. Биредә халыкара компетенцияләр үзәге оештырылган Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумын билгеләп үтәсем килә. Бу – Россиядә чемпионнар һәм призерлар саны буенча урта махсус белем бирү оешмалары арасында лидер.
Кадерле дуслар!
Форум мәйданчыгында уртак эш илебезнең ИТ-тармагын үстерүгә, дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре белән танышуга ярдәм итәр дип ышанам.
Катнашучыларга кызыклы проектларның нәтиҗәле эшләвен һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар теләп калам. Уңышлар сезгә!