Иннополис Kazan Digital Week халыкара форумында үзенең инновацион хәл ителешләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте

21.09.2022

21 сентябрьдә Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week халыкара форумы старт алды. Форум кысаларында Иннополис Татарстан территориясендә һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган үз проектларын һәм карарларын тәкъдим итте.

«Икенче ел рәттән Иннополис Kazan Digital Week халыкара форумында актив катнаша, биредә төрле өлкәләрдәге инновацион хәл ителешләрне тәкъдим итә – быел ул интеллектуаль шәһәр мохите платформасы, бизнес өчен цифрлы карарлар, шулай ук яңа эшчәнлек юнәлешләре, аерым алганда, югары технологияле производстволар булдыру – дата-үзәк, индустриаль парклар һәм робототехника үзәге. Глобаль конкуренция шартларында илнең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен яңа үсеш юлларын эзләү мөһим», – дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Иннополис экспозициясендә «Иннополис» МИЗ һәм Иннополис Университеты резидентлары эшләнмәләре бар. Мисал өчен, «Атомдата-Иннополис» МИЗ резидентының Идел буе федераль округында эре коммерция дата-үзәк төзелеше буенча проекты. «Иннополис» үзәге сервер һәм телекоммуникация җиһазларын урнаштыру һәм арендалау, мәгълүмати иминлек, шулай ук болыт сервислары буенча хезмәт күрсәтәчәк. Объектның электр егәрлеге – 16 Мвт, сыйдырышлыгы – 2000 урын. Объектны файдалануга тапшыру 2023 елның декабренә планлаштырылган.

«Иннополис» МИЗның тагын бер резиденты – Wise City компаниясе стендта инженерлык системалары, акыллы йорт һәм интеллектуаль шәһәр мохитен берләштерүче күп функцияле платформа күрсәтә. Мондый карар идарәче компанияләр тарафыннан күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүне гадиләштерү һәм аларның яшәүчеләр белән үзара бәйләнешен җиңеләйтү өчен эшләнә.

Шулай ук «Иннополис» МИЗ төзелә торган «Иннопарк» һәм «Лаеш» индустриаль парклары проектларын тәкъдим итә. Быел объектларга 2 млрд. сум инвестицияләнәчәк, ике мәйданчыкны да ачу 2022 елның декабренә планлаштырылган. «Иннопарк»та сәнәгать роботлары, пилотсыз очу аппаратлары базасындагы комплекслар, сервер җиһазлары, өстәмә технологияләр нигезендә карарлар җитештереләчәк. «Лаеш» ИПда Россия компонентлы базасында ана плталарын эшләү буенча җитештерү булдырылачак, ул электрон сәнәгатьнең үсешен һәм импортка бәйсезлеген тәэмин итәчәк. МИЗ шулай ук агымдагы ел ахырына кадәр Иннополиста роботлаштырылган кунакханә төзеп бетерергә планлаштыра.

Иннополис Университеты да үз проектлары белән чыгыш ясый. Шуларның берсе – «Цифрлы белем бирү эчтәлеге» - педагогларга, укучыларга һәм урта һөнәри белем бирүче студентларга коммерцияле әйдәп баручы хезмәтләрнең онлайн-курсларына бушлай керү мөмкинлеге бирә торган платформа. Хәзерге вакытта анда 1000 курс бар, барлык материаллар федераль дәүләт мәгариф стандартларына туры килү өчен махсус тикшерү уза. 85 төбәктән 20 мең мәгариф оешмасы контенттан файдалана. 2024 елга барлык гомуми һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары материалларга бушлай онлайн керү мөмкинлеген алачак.

Иннополис Университеты презентациясе шулай ук бизнес өчен санлы һәм белем бирү хәл ителешләренең зур спектрын үз эченә ала. ИТ-югары уку йорты индустрия өчен цифрлы трансформациянең тулы циклын тәкъдим итә: кадрлар әзерләү, квалификация күтәрү һәм эшләүчеләрне тизләтелгән әзерләү, платформа төзү, шулай ук икътисадның төрле тармаклары өчен аерым карарлар булдыру.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты.