Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week масштаблы форумы ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Ул Kazan Digital Week форумының инде өченче мәртәбә уздырылуын, әмма санкцияле чикләүләр шартларында вакыйганың көн тәртибе аеруча актуальләшүен билгеләп үтте.
«Форум кысаларындагы чаралар илнең фәнни-техник суверенитеты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән илебезнең программа тәэминаты, технологик лидерлык, мәгълүматларны яклау һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, быел форумның төп юнәлешләре сакланган. Узган ел әлеге чара катнашучылар арасында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле элемтәләр формалаштыру мәйданчыгы буларак зур ихтыяҗ булуын күрсәтте.
«Быелгы форум кысаларында 120ләп чара узачак, 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнашачак. Форумның күргәзмә экспозициясе IT-өлкәдә 200дән артык проект күрсәтәчәк. Бу көннәрдә шулай ук Digital Skills чемпионаты узачак, ул 29 цифрлы компетенция буенча уздырылачак, аларның күбесе –инновацион», — дип сөйләде Татарстан Президенты.
Аның сүзләрен РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин тулыландырды.
«Казандагы форум илнең цифрлы тормышында традицион вакыйгага әверелде инде. Бу – гомумроссия масштабындагы вакыйга. Биредә илнең барлык субъектларыннан вәкилләр җыелган, бу чараның Россиянең цифрлы трансформациясе өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый», – диде ул һәм Kazan Digital Week форумында катнашучыларга аның мәйданчыкларында нәтиҗәле эш теләде.
Ачылу тантанасы тәмамлангач, кунаклар форумның күргәзмә экспозициясе мәйданчыгына юнәлделәр.