Рөстәм Миңнеханов Гөлестан (Иран) провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Зангане белән очрашты

19.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Гөлестан (Иран) провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Зангане белән очрашты.

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның, Россия Федерациясе төбәге буларак, Иран провинцияләре белән хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә туплаган инде. «Казанда Иран Генераль Консуллыгы эшли, безнең хөкүмәтләр арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә. Быел безнең элемтәләр тагын да активлашты, һәм бу шатландыра. Бүген төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләр урнаштыру бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов Гөлестанның провинция губернаторына мөрәҗәгать итеп.

«Без Татарстан белән файдалы логистика кору өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер, сезнең Иран аша транзит башка илләргә дә керә алсын өчен», - диде Гөлестан провинциясе Губернаторы. Аерым алганда, ул Россия, Казахстан һәм Төркмәнстан потенциалын файдаланып, Һиндстан океанына коридор төзү эше турында белдерде.

«Бу – бүген кирәкле проект. Шулай ук бу мәсьәләне өйрәнәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда агросәнәгать комплексы продукциясен, аерым алганда, хәләл продукциясен китереп тору мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек темасына да тукталдылар. Бүген Татарстан һәм Иранның кайбер югары уку йортлары килешенгән элемтәләргә ия. Татарстанда 752 Иран студенты укый, Иранистика үзәге эшли.

Татарстан Президенты сәүдә-сәнәгать палаталарының товарлар алмашу буенча гына түгел, уртак җитештерүләр булдыру эшен дә активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте.

Очрашу ахырында сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча беркетмә имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.