Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.
Утырыш Горган шәһәрендә (Гөлестан провинциясе) узды, анда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренә килде.
«Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле Гөлестанның (Иран) эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Иран җитәкчелегенә, Гөлестан провинциясенә һәм Тәһрандагы Россия илчелегенә әлеге чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Без Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән хезмәттәшлекне югары бәялибез. Безнең бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышларыбыз бар. 2022 елда без хезмәттәшлегебезне сизелерлек активлаштырдык һәм берничә провинция җитәкчеләре белән очрашулар уздырдык», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагы продукциясен китереп тору кебек юнәлешләр буенча багланышларны киңәйтү мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары.
Моннан тыш, Гөлестанның эшлекле даирәләре катнашындагы түгәрәк өстәл утырышында шулай ук «Агрокөч» АҖ, «Рацин» АҖ, «Биектау сөт заводы Елмай» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, Иран Ислам Республикасына (2022 елның 18-20 сентябре) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Көнчыгыш Әзәрбәйҗан эшлекле даирәләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл утырышы Тәбриз шәһәрендә узды.