Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Shirin Asal кондитер фабрикасында булды

19.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясенең Иран Ислам Республикасына эш визиты дәвам итә.

Иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Shirin Asal кондитер фабрикасында булды. Кондитер производствосы эшчәнлеге белән танышу барышында Татарстанга продукция китерү ихтималы турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко озата йөрде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Иранга (2022 елның 18-20 сентябре) эш сәфәренә килде.

Бүген Рөстәм Миңнехановның эшлекле программасы Горган шәһәрендә (Гөлестан провинциясе) дәвам итәр дип көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.