Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран) Rakhsh Khodro Diesel йөк машиналары җитештерү заводында булды һәм DARIC компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Rakhsh Khodro Diesel 2005 нче елда оешкан. Россиядә КАМАЗ, Кытайда – JAC һәм Jinbei, Беларусьта Maz-Man белән стратегик партнеры булып тора. КамАЗ йөк машиналары, JAC җиңел йөк машиналары һәм үз эшкәртелгән микроавтобуслар чыгара. КАМАЗ белән хезмәттәшлек предприятие оешканнан бирле алып барыла. Рөстәм Миңнехановка җыю цехын күрсәттеләр.
2018 елда компаниянең 100%ын Rakhsh Khodro Diesel Daric Group сатып алган. Бу тулысынча шәхси инвестицияләргә нигезләнгән холдинг компаниясе. Компания структурасына авиация, тау эшләре, металлургия, автомобильләр һәм тагылмалар җитештерү, төзелеш, мәгариф, спорт һәм башка юнәлешләр буенча 20дән артык бүлендек предприятие керә.
Компания җитәкчелеге белән очрашуда республика Президенты Дарикның Татарстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры булуына игътибар итте.
«Килеп туган ситуациядә без КАМАЗ компаниясе белән уртак проектлар эшләргә омтылабыз, бу шартларда, санкцион шартларда, без бер-беребезгә ярдәм итә алабыз», – дип билгеләп үтте холдинг җитәкчесе.
«Без бүген сезнең предприятиедә булуыбызга бик шат. Сезнең КАМАЗ белән уртак проектны уңышлы гамәлгә ашыруга чын күңелдән ышанабыз», – дип җавап бирде ТР Президенты.
Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе Губернаторы, аны озатып йөрүче предприятиедә КАМАЗ модельләре белән танышты һәм продукция белән бик кызыксынды. «Безгә мондый продукция кирәк, без аны алырга омтылабыз. Чөнки ул яхшы сыйфат күрсәтә», – диде Губернатор.
Үз чиратында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин продукциянең техник үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.
Холдинг җитәкчесе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлаг Каспий диңгезен Гарәп һәм Һиндстан океаны белән бәйли алырлык канал төзү проектын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде, бу үз чиратында дөнья логистикасында революция булыр иде.