Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Әбеддин Разави Хоррам белән очрашты.
Республика Президенты Губернаторга визит белән Көнчыгыш Әзәрбәйҗанга чакыруы һәм төбәкнең бизнес-даирәләре белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең илләр җитәкчеләренең даими диалогы һәм үзара визитлар төбәкара дәрәҗәдә эшләү өчен яхшы шартлар һәм мөмкинлекләр тудыра», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры эшчәнлеген киңәйтү мәсьәләсе актуаль булды. Һәм без бу юлга Кама һәм Идел елгалары буенча Татарстан логистика үзәкләрен кертү өстендә эшлибез, Каспий диңгезенә чыгып, Иран портларына таба хәрәкәт итәсе иде», – дип өстәде ТР Президенты.
Татарстан һәм Көнчыгыш Әзәрбәйҗанның хезмәттәшлек тарихы бар инде. 2009 елда Казан белән Тәбриз арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Меморандумга кул куелды. Rakhsh Khodro Diesel (RKD) компаниясе тарафыннан КАМАЗ автомобильләре җитештерү буенча җыю заводы төзелде.
Губернатор, үз чиратында, провинциянең яхшы логистик инфраструктурасы булуы, бу башка илләр белән актив сәүдә алып барырга мөмкинлек бирүе һәм Татарстан әлеге мөмкинлектән файдалана алуы турында сөйләде.
Яклар, сәүдә-икътисадый делегацияләр белән алмашуны дәвам итәргә, сәнәгать продукциясен китерү буенча номенклатураны арттырырга, агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип килештеләр.