Рөстәм Миңнеханов һәм Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев Арча районында «Ат көне» фестивалендә булдылар

17.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев Арча муниципаль районында «Ат көне» ат спорты фестивалендә булдылар.

Бәйрәмгә кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев Арча районының Иске Яваш авылы янындагы сөт комплексы эше белән таныштылар. «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖнең 1800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы ике этапта төзелә. Хәзерге вакытта комплексның 2 нче этабы – сөт саву-сөт блогы булган 600 сыерга исәпләнгән бина төзелеше бара. Монда ук кунаклар җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр товарлары куелган экспозицияне карадылар.

«Ат көне» ат спорты фестивале театральләштерелгән пролог белән ачылды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм республикага Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаевның килүен искәртте. Без Якутиянең ат үрчетү үзәкләренең берсе икәнен беләбез, диде Рөстәм Миңнеханов. «Күптән түгел без бу төбәктә булдык һәм без алардан ерак икәнебезне аңладык, ләкин безнең үзебезнең ат токымы бар һәм без «Ат көнен» бәйрәм итәбез. Гадәттәгечә, ат һәрвакыт зур әһәмияткә ия иде, безнең ата бабаларыбыз атсыз тормышны күз алдына да китерә алмаганнар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без ат үрчетүгә зур игътибар бирәбез. Бәйрәмне оештыручыларга да, Арча районы җитәкчелегенә дә, бу бәйрәмгә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Һәм иң мөһиме – биредә чабышы тамашачылары».

Үз чиратында, Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев якутлылар исеменнән барысын да «Ат көне» белән котлады. «Безнең өчен – дөньядагы иң төньяк төрки халык өчен ат – изге хайван. Без атларны яратабыз, аларны үстерәбез. Безнең өчен ат дустан да якынрак, бу ниндидер бер илаһи көч. Алар ярдәмендә без бик ерак араларны үтә алабыз. Быел төркиләрнең Евразиянең гаять зур далалары буйлап ничек барганын күрсәтү өчен, безнең яшь егетләр Омяконнан (планетада салкынлык полюсларының берсе) алып Мәскәүгә кадәр ат чабышын уздырдылар. Алар бу юлны 1 ел һәм 4 ай эчендә уздылар, 11 мең километр юл үттеләр, шул исәптән Татарстан аша да. Аларны монда бик җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Алар шуның белән төрки халыкларның рухын һәм ат белән бердәмлегебезне күрсәттеләр. Мин ышанам ки, мондый ат чабышлары һәм мондый ярышлар - болар барысы да безнең халыкларга бик кирәк булган традицияләрне торгызуга ярдәм итәчәк. Бүгенге ярышларда катнашучыларга - уңышлар!»,- диде Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Ат көне»нә багышланган ат спорты фестивале төрле дистанцияләргә: 160 км, 120 км, 100 км, 80 км һәм 40 км узышларны үз эченә ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.