Бүген Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков һәм Татарстан Республикасы Президенты, «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында булдылар.
Алар очу-сынау станциясен карап чыктылар, Ту-214 самолетын җитештерү эшләренең барышы белән таныштылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Завод вәкилләре коткару ведомствосы максатлары өчен Ту-214 самолетын модификацияләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Бортта махсус җиһазландырылган биш медицина модуле медицина эвакуациясе өчен дә җайлаштырылыр дип планлаштырыла.
Ту-214 – ягулыкны экономияләү нәтиҗәлелеге һәм комфорт дәрәҗәсе югары булган заманча магистраль тар фюзеляжлы ике двигательле самолет.
Кунакларны «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев, С.П. Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалы директоры Николай Савицких озата йөрде.