Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Казан вертолетлар заводында булдылар

12.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) булдылар.

Министр модернизацияләнгән Ми-8МТВ-1 вертолетларын бәяләде. Ведомство яңа машинаның беренче эксплуатанты булачак – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контракты буенча биш камилләштерелгән машина тапшырылачак.

Яңартылган Ми-8МТВ-1 Россия ГХМ заказы буенча махсус төзелгән. машинада борттагы радиоэлектрон җиһазлар тулысынча алмаштырылган, очышны автоматик рәвештә идарә итү системасы урнаштырылган. Яңа пилотаж-навигация комплексы, очышның барлык режимнарын автоматлаштыру һәм вертолетның пространстводагы торышы турында цифрлы мәгълүмат кыры булдыру нәтиҗәсендә, иң катлаулы миссияләрне үтәү мөмкинлеге бирә.

Вертолет төнлә күрү өчен җайлаштырылган, бу тәүлекнең төнге вакытында һәм күренү җитәрлек булмаган шартларда эзләү һәм коткаруның нәтиҗәлелеген арттыра. Шулай ук ярдәмче көч җайланмасын импортны алыштыру буенча эшләр башкарылган. Бу эшләнмә вертолетның 30 минут базада булуы урынына 5 сәгатькә кадәр озын автоном рәвештә операцияләр башкарырга мөмкинлек бирә.

МИ-8 сериясе вертолетлары инде ун ел ГХМда файдаланыла. Казан вертолетлар заводы ведомствога Ми-8 гаиләсенең 40тан артык вертолет  җибәргән. 2020 елда Россия ГХМ авиация паркын Төньяк-Көнбатыш федераль округ территориясендә бурычларны үтәүче беренче Ансат вертолеты тулыландырган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "КВЗ" матбугат хезмәте ярдәме белән.