Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Казанда 3нче янгыннан коткару бүлегендә һәм кризис хәлләрендә идарә үзәгендә булдылар.
3 нче янгыннан коткару частендә Татарстан Президенты һәм Россия ГХМ башлыгы махсус техниканы карадылар һәм шәхси состав белән аралаштылар. Янгыннан коткару часте Казанның Мәскәү районында һәм Яңа Савин районында яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә, анда 4 потенциаль-куркыныч һәм критик мөһим объект, 84 социаль объект бар, шулардан 15ендә кешеләр күп була һәм 16сында кешеләр төнлә була. Штатта – 97 кеше, 11 берәмлек техника белән коралланган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Кризис шартларында идарә үзәгендә булдылар һәм янгыннан коткару спорты буенча ярышлар уздыру һәм янгыннарда йөреш һәм физик әзерлек буенча укыту-күнегүләр комплексын бәяләделәр. Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары штурм баскычыннан тәрәзәгә менү буенча күрсәткеч чыгыш ясадылар.