Бүген Казанга Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның ГИМС командалары арасында су-мотор ярышлары буенча XV бөтенроссия чемпионатын ачу тантанасында катнашты.
Ярышлар 12-15 сентябрьдә Кабан күле акваториясендә урнашкан Ишкәк ишү спорт төрләре үзәгендә үтә. Ярышларда федераль округлардан барлыгы 8 команда катнаша.
Александр Куренков билгеләп үткәнчә, ярышта катнашучылар – көн саен су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче чын коткаручылар. «Чемпионатны уздыру безнең хезмәткәрләргә тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри осталыкларын камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә», - диде министр.
«Бу чемпионатны кабул итү – безнең республика өчен зур дәрәҗә. Без катнашучылар өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Ярышлар иң югары дәрәҗәдә узар, дип ышанам. Сезгә уңышлы чыгыш ясавыгызны телим», - диде Татарстан Президенты.
Дүрт көн дәвамында инспекторлар кече суднолар белән идарә итү һәм кешеләрне экстремаль шартларда суда коткару буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Чемпионат программасында – 5 километрга моторлы көймәләрдә боҗра узышы, катерларда һәм гидроциклларда тиз маневрлар ясау, табибка кадәр ярдәм күрсәтүче команда эстафетасы.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Татарстан бүлекчәләренә 11 яңа янгыннан коткару техникасы ачкычы тапшырдылар. Тулаем алганда, Россия ГХМ һәм Татарстан Президенты ярдәме белән республика янгыннан коткару частьләрен планлы рәвештә яңадан җиһазландыру гамәлгә ашырыла. Соңгы ике елда сугышчан исәпләүләргә 24 берәмлек техника кертелгән һәм тагын 27 автомобильгә капиталь ремонт үткәрелгән. Волонтерлыкны үстерү максатларында 22 янгын сүндерү машинасы ирекле янгын сагына тапшырылган.
Аерым мәйданда кешеләрне суда коткару һәм су объектларында патрульлек итү өчен билгеләнгән тизлекле катерларның иң яңа модельләре тәкъдим ителде.