Әсгать Сәфәров Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачу тантанасында катнашты

10.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачу тантанасында катнашты. Бюст Казан югары танк команда училищесы территориясендә урнаштырылган.

«Махсус хәрби операциядә катнашкан өлкән лейтенант Дамир Исламов үзенең кыска гомерен лаеклы һәм гадел узды. Аны белгән һәркем гади Лениногорск егетенең тыйнаклыгын, намуслылыгын һәм гаделлеген искә ала», - дип билгеләде Әсгать Сәфәров.

Өлкән лейтенант Дамир Исламов быелның мартында Россия Герое исемен алды. Яшь кеше 7 мартта Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булды. Аның җитәкчелегендә танк экипажы дошманның дүрт машинасын җимергән. Әмма сугыш вакытында Исламовның танкы зыян күрә, экипаж исән кала алмый.

Чәчәкләр салганнан соң Әсгать Сәфәров Казан танк училищесының беренче курс студентларының присягасы тантанасында катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.