ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда терлекчелек тармагында 8 айда акчалата табыш 69 млрд. сумга җиткән

10.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының агымдагы елның 8 ае эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.

8 айда авыл хуҗалыгы берәмлекләренең кереме якынча 86 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш – 16%. Терлекчелек тармагына 79%  – 69 млрд сум туры килә, шул исәптән сөт сатудан – 33 млрд. сум, терлек һәм кош итеннән – 32 млрд. сум, йомыркадан – 4,4 млрд. сум.

Хисап чорында барлыгы 1 млн. тоннадан артык сөт, 275 мең тонна ит җитештерелгән, 821 млн. данә йомырка алынган. Татарстанга бөтен Россия сөтенең 8%ы туры килә.

1 сентябрьгә мөгезле эре терлекләр саны 642,5 мең баш тәшкил итә. 43 районның 17се генә терлек санын арттырган. Министр Мамадыш, Кукмара, Әтнә һәм Саба районнарында уңай динамиканы билгеләп үтте.

Марат Җәббаров районнарны нәселле яшь терлек алу программасында дәүләт ярдәме белән актив катнашырга чакырды. Ул искәрткәнчә, элегрәк Татарстан Президенты әлеге программа буенча 500 млн. сум күләмендә өстәмә финанслауны бүлеп бирергә кушкан иде.​


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.