Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә бүген “Роналд Макдоналд йорты” ишекләрен ачты. Әлеге ике катлы бинаның нигез ташы узган елның август азагында салынган иде. Төзелеш эшләре шул ук елның сентябрендә башланды. Төзелешне үз акчаларына “Макдоналдс” компаниясе алып барды.
Өйдән еракта өй мохите тудыра торган бу кунакханә Республика балалар клиник хастаханәсендә озаклап дәвалану курсы узучы балаларның әти-әниләре өчен яшәп тору урыны булачак. Балалар да стационардан чыгып әти-әниләре янында кала ала.
Бу хәйрия проектын “Макдоналдс” компаниясе дөнья илләрендә инде дүрт дистә ел дәвамында тормышка ашыра. Бүген 30 дан артык илдә 300 дән артык шундый кунакханә эшләп килә. Казанда сафка басканы - “Роналд Макдоналд” йортының Россиядә әле тәүгесе. Бүген аны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Роналд Макдоналд йорты”/ “Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары, әти-әниләр катнашында узды.
Хамзат Хасбулатов компаниянең Татарстан белән 12 елдан артык уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуын искәртеп, республиканың кызыклы партнер булуын ассызыклады. Берничә айлар элек аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында компаниянең партнер буларак Универсиадада катнашу мәсьәләсе каралган иде. Шул вакытта спорт бәйрәменә бәйле булмаган проектны да гамәлгә ашыру тәкъдиме дә яңгыраган, ул Татарстан ягында хуплау тапкан иде. Проект 11 ай эчендә гамәлгә ашырылган. Аны реализацияләүгә “Роналд Макдоналд йорты” хәйрия фонды (шул исәптән компания үзе дә) 110 млн сум акча тоткан. Алга таба кунакханәне карап тоту чыгымнарын да фонд тулысынча үзе күтәрәчәк.
“Проектның ил күләмендә уңыш казанасына шик юк.Ул Республика балалар клиник хастаханәсе өчен дә, моңарчы дәвалау барышында балалары янында даими була алмаучы әти-әниләргә дә зур ярдәм булачак”, -ди Хамзат Хасбулатов. Ул моны социаль бизнес белән хакимият органнарының уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе дип бәяләде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында “Макдоналдс” компаниясенең республикада актив эшләвенә, ике арадагы барлык килешүләрнең үтәлүенә басым ясады. Ул шушы проектны тиз араларда тормышка ашырган командага зур рәхмәт белдерде. “Алга таба да компания белән хезмәттәшлек дәвам итәр”, -дигән теләктә калды республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов Казандагы “Роналд Макдоналд йорты”ның уңышлы проект булуын ассызыклап, аның әти-әниләргә балалары белән озак вакыт булу мөмкинлеге бирүен искәртте.
Президент бүләккә приставкалы электрон уен комплекты һәм торт алып килгән иде.
Ачылыш тантанасыннан соң дәрәҗәле кунаклар бина белән танышып чыкты. Ике катлы кунакханә берьюлы 24 гаилә яшәүгә исәпләнгән. “Роналд Макдоналд йорты” елына 600гә якын гаиләгә хезмәт күрсәтәчәк. Әти-әниләргә яшәү өчен түләү мәсьәләсен кайгыртасы юк, кунакханәдә тору бушлай булачак. Аның беренче каты тулысынча коляскалы инвалидларга җайлаштырылган. Кунак кабул итү һәм уен зонасы, кухня һәм ашханә, административ зона да беренче каттта. Калган бүлмәләр икенче катны били. Җәйге чорда ял итү өчен террасасы да бар. Урамда балалар өчен уен мәйданы җиһазландырылган.
“Роналд Макдоналд йорты” гаиләләрне массакүләм төстә иртәгәдән кабул итә. Инде бүген үк анда күченүчеләр бар.