Владивостокта Владимир Путин рәислегендә туризмны үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды

06.09.2022

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туризмны үстерү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздырды.

Утырыш Владивостокта узды. Хәзерге шартларда илкүләм туризм индустриясен үстерү мәсьәләләре каралды.

Чара Көнчыгыш икътисадый форум кысаларында узды. Анда шулай ук төбәкләр губернаторлары, министрлар, туризм өлкәсе вәкилләре катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин Каспийда Каякент курорт зонасын торгызу кирәклеге турында белдерде. Барысын да «заманча дәрәҗәдә» эшләргә кирәк, дип ассызыклады ул, совет чорында бу җирле савыктыру урынының илдә иң яхшыларның берсе булуын искәртеп.

Владимир Путин шулай ук Кара, Каспий, Азов һәм Балтыйк диңгезләрендә һәм Ерак Көнчыгыш Приморьесында зур федераль курортлар булдыруны уйларга кушты. «Алар бөтен сезонга да яраклаштырылырга, заманча уңайлы инфраструктурага ия булырга тиеш, бассейннарны да кертеп, анда ел саен 10 миллионга кадәр кеше ял итә алсын өчен», – дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.

Төрле керемнәре булган кешеләр өчен сәяхәт булырга тиеш, дип өстәде дәүләт башлыгы. «Төрле керемнәре булган кешеләр өчен сәяхәт, сәламәтлекне ныгыту, тормыш сыйфаты яхшы якка үзгәрсен өчен уңай хисләр алу өчен кирәк булганның барысын да эшләргә кирәк», – диде Владимир Путин.

Хәзерге шартларда илкүләм туризм индустриясе үсеше турында сөйләгәндә, Владимир Путин: «Барыннан да элек, без гражданнарыбызның мәнфәгатьләре турында уйларга тиеш. Төрле керемле кешеләр өчен сәяхәт, сәламәтлекне ныгыту, уңай хисләр алу өчен иң киң мөмкинлекләр булсын өчен, без барысын да эшләргә тиеш; тормыш сыйфаты яхшы якка үзгәрсен өчен; безнең гражданнар традицион сәламәтлек саклау учреждениеләренә, курортларга йөри алсын, диңгез буенда ял итсен, безнең башкала шәһәрләребез белән танышсын өчен, әлбәттә, Мәскәү һәм Петербургны да кертеп, Россиянең башка мәдәни, тарихи үзәкләре, зур илебезнең кабатланмас табигате, шул исәптән Ерак Көнчыгыш һәм рус төньягы табигате белән дә».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. kremlin.ru материаллары буенча.