XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак

06.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасы турында сөйләделәр.

Брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Татаркино» ДБУК директоры һәм фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова чыгыш ясады.

Киләчәктә мөселман киносы фестиваленең кино күрсәтүләре географиясе Татарстан башкаласыннан читкә чыгарга мөмкин.

Спикерлар XVIII кинофестивальнең төп вакыйгалары, параллель программасы, чакырылган кунаклары һәм 2022 елгы яңалыклары турында сөйләделәр. Проект сайтында шоулар, чараларның һәм вакыйгаларның тулы исемлеге бар. Биш көн дәвамында шәһәрнең тугыз мәйданында зур һәм тыгыз программа башланачак. Конкурс һәм конкурстан тыш программалардан гайре, киноиндустрия, концертлар һәм башка бик күп күренекле эшлеклеләр белән мастер-класслар, иҗади очрашулар үткәрү планлаштырылган.

«Без Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ кебек якындагы партнерларыбыз вәкилләрен генә көтеп калмыйбыз –  алар кинофестивальдә беренче ел гына актив катнашмый. Безгә Европа илләре – Германия, Франция һәм башкалар вәкилләре дә киләчәк», - дип сөйләде Ирада Әюпова.

Күпчелек актерлар һәм режиссерлар фестивальне ачу һәм ябу тантаналарының хөрмәтле кунаклары булачак. Әйтик, кызыл келәм буенча быел КМКХФ жюриен җитәкләгән кинорежиссер Владимир Хотиненко узачак. Актерлар Олеся Сузиловская һәм Иван Колесников ачылыш тантанасын алып баручылар сыйфатында уздырачаклар.

Моннан тыш, йолдызлар юлында «Мастер һәм Маргарита» сериалында уйнаган актер Александр Галибинны, киноактриса Наталья Варлейны, актер Фәрхад Мәхмүдовны, «Искитмәле йөз ел. Кесем империясе» төрек сериалы актеры Нуман Чакырны, Асланбек Жанбалаевны һәм башкаларны күрергә мөмкин булачак.

Ирада Әюпова ассызыклаганча, форумга ун илдән 127 кунак килергә җыена.

Соңгы берничә елда проект дирекциясе фестивальнең эшлекле мәйданчыгын: төбәк кино базарын, кино проектларын питчингын, панель дискуссияләрне уздыруга аерым игътибар бирә. Быелгы яңалык кино мәктәпләре форумы булачак. Аңа Россиянең кино өлкәсендәге белем бирү учреждениеләре чакырылган. Өстәвенә, дәүләтнекеләр – ВГИК яки Санкт-Петербург Дәүләт кино һәм телевидение институты кебек кенә түгел, ә хосусыйлар да бар.

«Мондый форумны җыю зарурлыгы безнең уку йортларында актерлар, режиссерлар, сценаристлар әзерләүгә бәйле рәвештә барлыкка килде. Ә киноиндустрия өчен кирәкле кадрлар: гримерлар, куючы рәссамнар, костюмнар буенча рәссамнар беркайда да әзерләнми. Кино мәктәпләре форумы кысаларында без бу мәсьәләне күтәрергә һәм әлеге тарихны ничек үстереп булуы турында уйлашырга телибез», - дип аңлатты Миләүшә Айтуганова.

Быел кино базары да киңәйтелде, анда 28 төбәк тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, быел дүрт ил вәкилләре дә чакырылган иде, анда бүген киноиндустриянең чәчәк атуы күзәтелә. «Аларны чакыру безнең кинотеатрларда репертуар җитмәүгә бәйле. Санкцияләр аркасында без Голливуд һәм Европа киносын югалттык. Шуңа күрә без үз продукциясен тәкъдим итәргә әзер булган башка илләрдән дистрибьютерлар чакырабыз», - диде Миләүшә Айтуганова.

Азат Абзалов форумның «Мәдәниятләр диалогы аша диалог мәдәниятенә» девизы астында идеологик яктан корылуын билгеләп үтте.

Журналистларның проектның географиясен конкурс һәм конкурстан тыш программаларны күрсәтү өлешендә киңәйтү планлаштырыламы дигән соравына спикерлар мондый мөмкинлекне каравын билгеләделәр. Ләкин бу гади түгел.

«Фестиваль тарихы бер тапкыр кино күрсәтүне генә күз алдынды тота. Барысы да хокукларны тапшырырга әзер түгел, гәрчә күчмә сессияләрне уздырырга кирәк дип килешсәм дә», — дип белдерде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Ул фестиваль кысаларында мондый эксперимент үткәрелүен искәртте. Кайбер фильмнар ТНВ телеканалында трансляцияләнде, бу фестиваль тамашаларының географиясен киңәйтүгә ярдәм итте. «Хәзер моның белән катлаулырак. Әмма без Татарстан җитештерүендәге фильмнар өчен прокат тарихын булдыру турында уйлаячакбыз», - дип йомгаклады министр.

Исегезгә төшерәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.


"Татар-Информ" МА.