Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2023 елның гыйнварыннан төбәктә балалар бакчалары өчен түләүнең максималь күләмен раслады

06.09.2022

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алынган түләүнең максималь күләмнәрен раслады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 958 нче (2022 елның 3 нче сентябрендәге) карарына кул куйды.

Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Документ республиканың муниципаль районнары буенча күрсәтелгән. Балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме ике категория гаилә өчен – өчтән дә кимрәк яисә өчтән дә артыграк балалары булган гаиләч, шулай ук мәктәпкәчә оешманың эш вакытын исәпкә алып билгеләнгән.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, балалар бакчасына йөрү атнасына өч сәгать булып, балалар бакчасы биш көн эшләсә, өч һәм аннан да күбрәк баланың әти-әниләренә иң аз түләү булачак. Ясле төркемнәренә түләү аена – 450 сум, өлкәннәренә 453 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда иң зур түләү – атнага алты көн тәүлек буе эшли торган балалар бакчалары. Әйтик, өч яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләр алар өчен аена 5282 сум һәм өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 5367 сум түләячәк, диелә документта.

«2023 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында баланы караган өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алынган түләүнең максималь күләмнәрен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 958 нче документы белән тулырак танышырга мөмкин:

https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1035256


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.