Бүген Владивостокта Казан Елга порты территориясен реновацияләү турында килешү имзаланды. Документка Казан мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин имза салды.
Килешүгә кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Якынча исәпләүләр буенча, Казанның Елга порты территориясен (287 га) үстерүгә инвестицияләрнең гомуми суммасы 500 млрд. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә бу мәйданнарны эшләми торган җитештерүләр, складлар, ташландык биналар били.
«Казанның порт зонасын үстерү – шәһәребезнең төп үсеш нокталарының берсе. Республика һәм аның башкаласы халкы өчен торак шартларын яхшыртудан тыш, өстәмә эш урыннары булдырылачак, төрле өлкәләрдән белгечләр җәлеп ителәчәк», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Сбербанк» ГАҖ җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Килешү «Сбербанк» ГАҖ Елга порты районында промзонаны комплекслы реновацияләү проектларын финанслау буенча килешүләр төзүдә катнашуны күздә тота. 1,5 млн. кв метр торак һәм 1,3 млн. кв метр административ һәм коммерция биналары төзеләчәк. Моннан тыш, 12 км озынлыктагы Идел буенда төзекләндерелгән яр буйларын, шулай ук иҗтимагый киңлекләрне төзү планлаштырыла.
«Бүген без хыялны тормышка ашыруга чираттагы адым ясадык – Казан өчен Иделгә чыгу юлын ачу һәм әлеге уникаль территориядә дөнья дәрәҗәсендәге архитектурасы булган күп функцияле төзелеш булдыру. Без бу матур урынны реновацияләү барышында иң яхшы урбанистик практикалар кулланылыр һәм бөтен Россиядән килүчеләрне, туристларны, инвесторларны үзенә тартып торырлык мохит булдырылыр дип планлаштырабыз. Без бу территорияне үстерү өчен Сбербанкның партнер булуына шатбыз», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
«Бүген без Казанның шәһәр инфраструктурасының технологик өлеше үсешен тизләтергә ярдәм итә торган мөһим килешүгә кул куйдык. Безнең исәпләүләр буенча, шәһәрне комплекслы үстерүгә инвестицияләр күләме ярты миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин, һәм Сбербанк бу амбициоз бурычны гамәлгә ашыру өчен төп финанс партнеры булырга әзер. Бу безнең өчен төбәктәге беренче уртак проект түгел, Казанны цифрлаштыру буенча алдагы тәҗрибәсе бик уңай булды. Без бу юлны ышанычлы партнерларыбыз белән дәвам итүебезгә шатбыз», - дип ассызыклады «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин.
Бүген үк Казанда Порт урамын реновацияләү кысаларында 6 гектар мәйданлы беренче торак микрорайонны төзү турында килешү имзаланды. Тиешле документка «Сбербанк»ның өлкән вице-президенты Владимир Ситнов һәм «СМУ-88» директоры Наил Галиев кул куйды. Татарстан башкаласында Порт урамындагы масштаблы төзелеш проекты 10 ел эчендә тулы күләмдә гамәлгә ашырылыр дип көтелә.