Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе Губернаторы Игорь Кобзев белән очрашуда: Татарстан һәм Иркутск өлкәсе – эре сәнәгать төбәкләре, элемтәләрне активлаштырырга кирәк

06.09.2022

Бүген Владивостокта Татарстан Республикасы һәм Иркутск өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2025 елга кадәрге Чаралар планы имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иркутск өлкәсе Губернаторы Игорь Кобзев кул куйды.

Имза салу Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында узды.

«Татарстан һәм Иркутск өлкәсе – эре сәнәгать төбәкләре. Безнең багланышларны активлаштырырга кирәк, - диде Татарстан Президенты. - Бүген без төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планын имзаладык. Бу "«юл картасы» 2025 елга кадәр хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгели. Чаралар планын үтәү буенча безнең яктан эшнең координаторы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы булачак».

«Без сезнең идарә итү процесслары тәҗрибәсен өйрәнергә телибез. Сезнең төбәкнең министрлыкларында һәм ведомстволарында эшнең ничек оештырылуын күрергә теләдек. 2022-2025 елларга имзаланган Чаралар планы икътисад, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгълүмат технологияләре, яшьләр сәясәте, спорт, социаль яклау, архитектура, мөлкәт мөнәсәбәтләре, мәдәният, туризм, архив эше һәм муниципаль бәйләнеш өлкәләренә кагыла. Ышанам ки, бу документ хезмәттәшлекне киңәйтүгә, төбәкара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк һәм безнең төбәкләрдә яшәүчеләр өчен планлаштырылганнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Игорь Кобзев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Иркутск өлкәсенә йөк автомобильләре, дизель ягулыгы, бензин, мазут, шиннар, пыяла, юу чаралары һәм парфюмерия җибәрә.

Иркутск өлкәсеннән дару препаратлары, парфюмерия һәм косметика чаралары, кабельләр, тоз һәм башка товарлар кертелә.

Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасында товар әйләнеше, соңгы мәгълүматларга караганда, 6 млрд. сум чамасы тәшкил итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.