Владивостокта Татарстан Республикасы һәм Хакасия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

06.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы Башлыгы – Хакасия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Валентин Коновалов белән очрашты.

Очрашу Көнчыгыш икътисади форумы кырларында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022-2024 елларга чаралар Планы имзаланды.

"Безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлек күп өлкәләрдә үсеш мөмкинлекләренә ия. Әлегә безнең төбәкара товар әйләнеше зур түгел, якынча 240 миллион сум. Без КАМАЗ йөк автомобильләре һәм аларга запас өлешләр, шин продукциясе китерүне арттырырга әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов, Валентина Коноваловага мөрәҗәгать итеп. 

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында - медицина билгеләнешендәге продукция белән тәэмин итү күләмен арттыру, аерым алганда, «Татхимфармпрепараты» дан турыдан-туры тәэмин итү, шулай ук POZIS җитештерә торган көнкүреш һәм медицина суыткыч җиһазларын, рециркуляторларны үзәкләштерелгән тәэмин итүне оештыру һәм башкалар. 

"Безгә сезнең техниканы китерү кызыклы, ул үзен ышанычлы итеп күрсәтте", - дип белдерде үз чиратында Хакасия Республикасы Башлыгы. 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк регионнар арасында хезмәттәшлек турында килешү 2016 елда имзаланган иде. Аерым алганда, «КАМАЗ» ГАҖ дилер челтәренең ике рәсми субъекты тәкъдим ителгән. Хакасия Республикасына башка сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән «Казаноргсинтез», «Нәфис» үз продукциясен җибәрә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.