Рөстәм Миңнеханов Владивостокка килде, Азия-Тын океан төбәге илләреннән товарлар белән беренче контейнер поезды турыдан-туры Татарстанга китте

06.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивосток Диңгез сәүдә портында булды.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ерак Көнчыгышта. Сәфәрнең төп максаты - Көнчыгыш икътисади форумында катнашу.

Владивосток Диңгез сәүдә порты - ел саен 5 млн тонна генераль йөк һәм нефть продуктлары, 150 мең берәмлек автомобиль һәм тәгәрмәч техникасы һәм 670 мең TEU контейнер йөге сыйдырышлы Россиянең Ерак Көнчыгышындагы иң эре порт.

Биредә Рөстәм Миңнеханов FESCO линия-логистика дивизионы буенча вице-президенты Герман Маслов белән очрашты.

FESCO транспорт төркеме - порт, тимер юл һәм интеграль логистика бизнесы өлкәсендә активы булган контейнер ташу базарында төп уенчы.  FESCO компаниясе Татарстан Республикасын Урта Иделдә тышкы сәүдә агымнарының транспорт-логистика интеграциясенең төп үзәген үстерү өчен иң перспективалы субъектларның берсе дип саный.

Исегезгә төшерәбез, FESCO төркеме вәкилләре агымдагы елның июлендә Татарстанда булдылар - республикада терминал-логистика үзәген ачу мөмкинлеген өйрәнү һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән халык куллану товарлары белән даими контейнер поездлары оештыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән товарлар белән кире юнәлештә дә.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан өчен мондый хезмәттәшлек стратегик кызыксыну уята.  "Татарстан Республикасының транспорт инфраструктурасы әйбәт, һәм без үзебезнең яктан транспорт-логистика проектын гамәлгә ашыруда барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Владивосток диңгез сәүдә портында Татарстан Президенты автомобиль, универсаль терминалларны карады.Шулай ук ул контейнер терминалы идарәсе үзәге белән танышты, анда аңа «цифрлы игезәк» системасын һәм башка эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Азия-Тын океан төбәге (АТР) илләреннән товарлар белән контейнер поезды җибәрүдә катнашты.

FESCO Kazan Shuttle даими сервисы Владивосток станциясеннән Тихорецкая станциясенә Татарстан Республикасына һәм Идел буеның башка шәһәрләренә авто чыгару мөмкинлеге белән айга ике тапкыр җибәреләчәк. Юл озынлыгы 11 тәүлек тәшкил итә.

Моңа кадәр товарларны китерү күбесенчә Мәскәү аша үтә иде.

"Сезгә, Рөстәм Нургали улы, шәхсән катнашуыгыз һәм безнең төркемгә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без базарларны өйрәндек һәм Татарстанда сәнәгать үсешен, интернет-сәүдә үсешен күрдек. Хәзер айга ике поезд йөриячәк. Зур ешлыкка чыгарга уйлыйбыз. Кытай, АТР илләре һәм Татарстан арасында "күпер" төзербез дип өметләнәбез", - диде Герман Маслов.

"Бүген без беренче контейнер поездына старт бирдек, иң мөһиме - ул максималь йөкләнгән. Бүген логистика мәсьәләсе җитештерүчеләр өчен аеруча актуаль. Безгә, Азия-Тын океан регионы илләреннән тыш, Төркия, Иран базарларын да карарга кирәк", - дип мөмкинлекләргә игътибар итте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген үк Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «FESCO транспорт төркеме» ГАҖ арасында ниятләр турындагы килешүгә имза салынды.

Моннан тыш, Көнчыгыш халыкара форум кырларында Татарстан Президенты «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы» ГАҖ Директорлар советы рәисе Андрей Северилов белән очрашты.

Севилов Рөстәм Миңнехановка Татарстанның уртак проектларны гамәлгә ашыруда зур кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.