Казанга Манфред Сваровски һәм Хервиг ван Стаа килде

09.07.2013


Бүген Казанга “Swarco AG” корпорациясе идарәсе рәисе һәм президенты Манфред Сваровски, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе, Федераль җир парламенты рәисе Тироль Хервига ван Стаа һәм Австриянең эшлекле даирәләре вәкилләре килде. Чит ил кунакларын “Казан” халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Сәфәр барышында Австрия делегациясе вәкилләренең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, сәнәгать объектларында, инновацион мәйданчыкларда, шулай ук Универсиада кысаларында булачак Чехия һәм АКШ хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол матчында булу планлаштырылган.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге