Татарстан Президенты «Ике Кремль» мотофестивалендә катнашты

27.08.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестивалендә катнашты. Фестиваль кысаларында мотоузыш та булды.

Мотоциклчылар 1 Май мәйданында колоннага тезелеп бастылар. Спас манарасы янында аларга Рөстәм Миңнеханов кушылды, шуннан соң байкерлар «Казан» гаилә үзәгенә юнәлделәр. Биредә шәһәр халкы өчен мотоциклчылар һәм стантрайдерларның күрсәтмә чыгышлары, каскадер һәм акробатик трюклар белән шоу, ретроавтомобильләр күргәзмәсе һәм концерт оештырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов казанлыларны якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге бәйрәм Юл хәрәкәте иминлеге темасына багышланган. «Теләсә кайсы машина куркынычсыз йөртелергә тиеш, һәм бүгенге чара нәкъ менә шушы девиз астында уза. Юлларда балалар имгәнүен булдырмый калу аеруча мөһим. Без бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирәбез», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Мотофестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән 500гә якын байкер катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.