Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, covid-19 белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәүгә өндәде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә авырулар саны арткан, көн саен 200ләп авыру теркәлә. "Вакцинацияләү буенча эшне активлаштырырга кирәк, - дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов. - Моның өчен республикада бөтен кирәкле нәрсәләр бар. Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә, бюджет өлкәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итәм – барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш, шул исәптән битлек режимы да. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз".
Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. "Хәлне катгый контрольдә тотарга кирәк. Әйе, бу бик зур эш, әмма аннан башка берничек тә булмый", - диде Татарстан Президенты.
Игътибар бирелгән киләсе тема – республикада 1 сентябрьдә Белем көнен үткәрү. Рөстәм Миңнеханов Белем көнен югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кушты. Ул шулай ук быел республикада 1411 мәктәп ишекләрен ачачагын искәртте, бу 469 меңгә якын мәктәп укучысы, моннан тыш, 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы, 45 югары уку йорты. "Быел без 10283 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзергә планлаштырабыз, шуларның 9ы 1 сентябрьгә ачылачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышын үткәрергә кушты. "Безнең юлларда һәлак булучылар бик күп, - дип күтәрде проблеманы Рөстәм Миңнеханов. – Соңгы ике көндә – кичә – биш, бүген дүрт... – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия үткәрергә кушам. Теманы катгый итеп эшләргә кирәк. Бик күп кеше һәлак була, шул исәптән исерек хәлдә дә, балалар үлеме дә – болар барысы да бик борчый». Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларының да игътибарын юнәлтте: бу юнәлештә эшчәнлеккә анализ ясалачак.