Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча план 84%ка үтәлгән

27.08.2022

Татарстан Республикасында төзелеш, дәүләт программаларын һәм илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Торакны файдалануга тапшыру буенча планны үтәү еллык күләмнең 84%ын тәшкил итә – бу 2,312 млн. кв. м (узган ел дәрәҗәсенә карата 128,0%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, файдалануга тапшыруның иң зур күләме индивидуаль торак төзелешендә – бу секторда 11 мең 102 йорт әзер, ягъни планның 93%ы. Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 70% дип бәяләнә. Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган еллык күләмнең 66%ы тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру план режимында бара, дип ачыклык кертте министр.

Моннан тыш, торак төзелешенә ярдәм итүгә һәм базарны стимуллаштыруга ике федераль проект җибәрелгән: бу – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы (үтәлеш – 87%, эштә 7 объект кала) һәм «Торак» федераль проекты (3 объект гамәлгә ашырыла, әзерлек – 61%).

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Республикада 2022 елда 5 мәгариф учреждениесе илкүләм  проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында төзелә. 2 мәктәп буенча, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән проект буенча эшләр башкару агымдагы ел лимитлары буенча 93% тәшкил итә. Казанда балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 45%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпчелек объектлар беренчел звенода төзелә. 52 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелешендә төзү-монтаж эшләре 89% тәшкил итә. Бу атнада Баулы, Балтач, Питрәч һәм Югары Ослан районнарында объектлар тәмамланган. Тагын 7 объект буенча эшләр 49% дип бәяләнә. Бу атнада Лениногорск районында табиб амбулаториясе файдалануга тапшырылган. Казанда һәм Чистайда республика программасына керүче стационар медицина учреждениеләренең ике бинасын төзү эшләре тәмамланып килә, подрядчыларга гомуми күләмнең 7%ын эшләп бетерәсе кала.

Мәдәният өлкәсенә бу елның 8 объекты да федераль программаларга керә. «Мәдәният» илкүләм  проектына кертелгән 7 объектта эшләр 41%ка башкарылган (бу атнада Чүпрәле районында объект тапшырылган). Чаллыда «Мастеровые» драма театры бинасы 98%ка әзер.

Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологиягә йогынтыны минимальләштерүгә 4 федераль чара җибәрелгән. Министр аларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр 41%ка башкарылган. Ләм кырларын рекультивацияләү буенча төзү-монтаж эшләре 12%ка үтәлгән. Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү 49%ка башкарылган. Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту буенча эшләр күләме 13% дип бәяләнә.

Марат Айзатуллин искәрткәнчә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү чаралары федераль һәм республика программаларының бер өлеше булып тора. 2022 елда республикада барлыгы 65 территория төзекләндерелә. Барлык программалар буенча эшләрнең гомуми башкарылышына бәя бирсәк, бүгенге көндә ул 66% тәшкил итә. Бу атнада Тукай районында эшләр тәмамланган.

Спорт өлкәсендә 2022 елда республика программасы кысаларында 6 ябык футбол манежы тапшырылырга тиеш, шуларның берсе – Алабуга шәһәрендә подрядчылар бу атнада төгәлләнгән. Объектларда төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме – 75%.

Моннан тыш, республика программалары белән түбәндәге объектлар төзү каралган. Болар: 6 балаларны савыктыру лагере (программа 62%ка үтәлгән), Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» административ бинасы (үтәлеш 23%), 9 башкарма комитет бинасы (83%ы әзер) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 13 пункт (үтәлеш 84%).

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук җитештерү травматизмы статистикасын һәм төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау чаралары турында мәгълүмат китерде.

Ел башыннан бирле үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1237 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәйданчыкларга 994 тапкыр чыккан. Чаралар нәтиҗәләре буенча 975 мең сумлык 49 карар чыгарылган. Агымдагы елның 8 аенда Баш инвестицион-төзелеш идарәсе 486 тикшерү үткәргән. Министр җитешсезлекләрне бетерүнең югары темпларын билгеләп үтте: хезмәтне саклау буенча закон таләпләрен үтәмәү буенча ачыкланган 700 очракның 9ы гына бетерелгән.

Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь ремонтлау билгеләнгән вакытта тәмамланырга тиеш, дип белдерде, бигрәк тә уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара. Ул гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт ясауның тәмамлануын катгый контрольдә тотарга, шулай ук бу эшләрне башкаруның сыйфатын игътибар белән күзәтергә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды