Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков КФУ турында: Университет – үзенчәлекле тема, югары планканы сакларга туры килә

26.08.2022

Бүген Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Татарстанга эш сәфәренә килде. Ул республиканың кайбер югары уку йортларында – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә булачак, «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәге эшчәнлеге белән танышачак, Әлмәттә Югары нефть мәктәбе кампусын бәяләячәк.

Бүген иртән Валерий Фальков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

Моннан тыш, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы КФУ тарих музеенда булды, анда мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

КФУ турында сөйләгәндә, ул ассызыклаганча, бүген университет традицияләрне хөрмәт итә һәм республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән ышанычлы һәм эзлекле рәвештә алга бара. Валерий Фальков шулай ук КФУ барлык федераль программаларда да диярлек уңышлы катнаша, дип билгеләп үтте.

«Югары планканы сакларга туры килә, - диде ул, югары уку йорты коллективына мөрәҗәгать итеп. - Сез соңгы берничә елда бик шәп хезмәт иттегез. Катлаулы тышкы хәлләргә карамасстан, университет үзен дөньякүләм класслы итеп күрсәтте».

Россия Фән һәм югары белем бирү министры шулай ук КФУның тышкы базарда үз стратегиясен уңышлы төзүен искәртте. «Сездә иң күп чит ил студентлары белем ала, - диде ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. Сез чит илләрдә, БДБ илләрендә филиаллар ачасыз. Чөнки бу югары уку йорты өчен генә түгел, ә республика өчен дә, ил өчен дә мөһим».

«Университет – ул үзенчәлекле тема, - дип ассызыклады ул. - Бу интеллектуаль корпорацияләр һәм аларның миссиясе. Һәр университет – ул мәдәниятне тапшыру, классиклардан бере әйтмешли, бу мәктәпне тәмамлаучыны үз заманының идеяләре дәрәҗәсенә күтәрә белү».

Валерий Фальков фикеренчә, зур университет ректоры – ул бик күп күнекмәләр һәм талантларны берләштерергә тиешле кеше. Ул үзен студентлар аудиториясендә ышанычлы хис итәргә һәм яшьләр белән бер телдә сөйләшергә, укытучылар составы мәнфәгатьләрен аңларга һәм якларга, бизнес һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән диалог төзергә тиеш.

«Һәр университет нәрсә өчен көрәшә? Ректорның югары уку йортын тәмамлаган булуы өчен! Бу җәһәттән Ленар Сафин Казан университетына яхшы таныш – ул 1993 елда университетны тәмамлаган, аннары әле укыткан да, университетның гореф-гадәтләрен һәм рухын белә. Аның вәзгыятьне тиз аңлавы һәм эшкә тиз арада керешә белүе – бик файдалы сыйфатлары бар», - дип белдерде Валерий Фальков.

Ленар Сафин – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә эшләгән кеше, барысының да ничек оештырылуын аңлый, озак вакытлар мәгариф индустриясе белән хезмәттәшлек итә, диде, чыгышын тәмамлап, Россия Мәгариф һәм фән министры.

КФУ Гыйльми советы утырышы барышында Ленар Сафин чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, аның өчен Россиянең иң борынгы университетларының берсен җитәкләү – зур дәрәҗә һәм җаваплылык .

«Классик университет белем бирү базасында кирәкле белгечләр әзерләүгә сайлап алынган курсны дәвам итәргә ниятлим. Шул ук вакытта мин укытучыларга укытуга, тикшеренүләргә, фәнгә игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Мин югары уку йорты коллективы өчен бөтен җаваплылыкны аңлыйм. Гадел һәм намус белән эшләргә вәгъдә итәм», — дип белдерде КФУ ректоры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.