Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәренең төп максаты – Мәскәүдә Татарстан Республикасының традицион Мәдәният көннәрендә катнашу.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре 2022 елда 21 – 25 августта уза. Программада – нәфис фильмнар күрсәтү, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу, Татарстан Республикасы шагыйрьләре һәм язучылары белән иҗади очрашулар.
Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ахырында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының гала-концерты (Мәскәү Халыкара музыка йортында) узачак.