Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры урынбасары Тимур Иванов Казан хәрби госпиталендә булдылар.
Алар объектның файдалануга тапшыруга әзерлеген бәяләделәр. 150 урынга исәпләнгән Казан хәрби госпитале биналары комплексы (12,5 мең кв. м) төзелеше тәмамланган, территория төзекләндерелгән, объект кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителеп килә.
Хәрби госпиталь Казанда Рәүис Гәрәев урамында, Республика клиник хастаханәсе (РКХ) һәм Балалар Республика клиник хастаханәсе (БРКХ) янында урнашкан. Шулай итеп, Казанның көньяк өлешендә Оренбург тракты буенча медицина кластеры булдырылган.
Рөстәм Миңнехановка һәм Тимур Ивановка хәрби госпиталь биналары комплексын тәкъдир иттеләр. Палаталы блоклы диагностик корпуста 120 ятакка исәпләнгән көндезге стационар, микробиологик төркемле клиник-диагностик лаборатория, шулай ук кабул итү, стоматология, нур диагностикасы, диагностика, физиотерапия бүлекләре урнашачак.
Дәвалау корпусында операция, хирургия, терапия, неврология һәм тире-венерология бүлекләре, шулай ук сменага 250 кешегә исәпләнгән поликлиника урнашачак. Биредә пациентлар амбулатор дәвалауны алачак, ә кирәк булган очракта, стационарга җибәреләчәк.
Административ-көнкүреш корпусында медчасть, азык-төлек блогы, тәэмин итү бүлеге, даруханә, китапханә белән клуб, 200 урынлык конференц-зал урнаша.
30 урынга исәпләнгән аерым торучы йогышлы авырулар корпусында – кабул итү бүлеге, аерым чыгу урыны һәм эчке шлюзлы махсус кабинетлар, дезинфекция блогы, көнкүреш бүлмәләре. Бинаны аерым керү юллары тоташтыра.
Госпиталь аварияләр, һәлакәтләр һәм локаль хәрби конфликтлар очрагында зыян күрүчеләргә һәм авыруларга ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген исәпкә алып торгызылган. Биредә яралыларны кабул итә алалар, аларны территориягә авиация транспорты белән китерәчәкләр. Учреждение Катастрофалар медицинасы хезмәтенең Гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү системасына кертелгән.
Территориядә агачлар, куаклар утыртылган, чәчәк түтәлләре бар, җәяүлеләр юллары һәм транспорт элемтәләре салынган.
«Хәрби-төзелеш компаниясе» (ВСК) белгечләре төп корпуста җиһазлар һәм мебель урнаштыруны төгәлләп килә. Төзелешкә 456 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Белешмә өчен:
Булачак хәрби-медицина учреждениесе нигезенә истәлек ташы 2021 елның 27 августында салынган иде. Чарада Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, мактаулы кунаклар катнашкан иде.
«Хәрби-төзелеш компаниясе» ачык-хокукый компаниясе Россия Президенты Указы белән 2019 елда төзелгән. Дәүләт бурычларын үтәүче предприятиенең юридик статусы максималь милек иминлеген тәэмин итә.