Рөстәм Миңнеханов: Без гольфны алга этәрүгә зур игътибар бирәбез

21.08.2022

Бүген Казан янында «Зөя калкулыклары» гольф-клубы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Кубогына XII хәйрия турниры узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президент билгеләп үткәнчә, республикада гольфны алга этәрүгә һәм кирәкле инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. «Барыгызны да бу турнирда сәламләвемә шатмын. Сезгә яхшы уен һәм югары нәтиҗәләр телим. Гольф – без актив рәвештә алга сөрә торган спорт төре. Без яңа гольф академиясен ачабыз, икенче махсуслаштырылган кыр төзедек. Киләсе елда әлеге ярыш яңа мәйданчыкта да узачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Турнир 20 – 21 августта уза. Һәр ярыш көне нәтиҗәләре буенча өч призлы урын уйнатыла һәм махсус номинацияләрдә җиңү яулаган өчен истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Турнир Казанда «Семья вместе» түләүсез гаилә кунакханәсе ярдәмендә оештырылган һәм хәйрия чарасы булып тора. «Семья вместе» кунакханәсе – балалары БРКХдә озак дәваланучы ата-аналар өчен түләүсез гаилә кунакханәсе.

Тантаналы чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Семья вместе» хәйрия фонды генераль директоры Екатерина Мыслицкаяга 1,9 млн сумлык символик чек тапшырды. Акчаны турнир спонсорлары керткән.

2021 елда иганәчеләр һәм катнашучылар ярдәме белән 3,2 млн. сумнан артык акча җыеп алынган. Барлык җыелган акчалар да «Роналд Макдоналд йорты» на (хәзер «Семья вместе» хәйрия фондына) ярдәм итүгә юнәлдерелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев