Татарстанда 162 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган, тагын 210 объект – тәмамлану стадиясендә

20.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль һәм мәдәни объектларга капиталь ремонт ясауның барышы, шулай ук Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү турында сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 5 республика һәм федераль программа кысаларында чараларның иң зур күләме мәгариф өлкәсенә туры килә. 2022 елда 119 мәктәпне ремонтлау каралган. Шуларның 30ы бүгенге көндә төгәлләнгән. Гомумән алганда, эшләр 91%ка башкарылган. 9 муниципаль берәмлек буенча үтәлеш проценты уртача республика күрсәткеченнән түбән – Казан, Мамадыш, Әтнә, Әлмәт, Теләче, Әлки, Менделеевск, Кукмара һәм Зеленодольск районнары. 8 районда эшләр тулысынча тәмамланган.

Марат Айзатуллин уку елы башына гомуми белем бирү учреждениеләрендә 167 азык-төлек блогы әзер булырга тиешлеген искәртте. Бүгенге көндә шуларның 79ы төгәлләнгән. Программаны үтәү план күләменнән 96%ка җиткән. 12 районда төзелеш-монтаж эшләре республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Шул ук вакытта 21 муниципаль берәмлектә эшләр тулысынча тәмамланган.

Республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт дәвам итә. Эшләрнең 83%ы төгәлләнгән. 6 объектның 3се эштә кала. Шул ук вакытта Тәтеш, Түбән Кама һәм Апас районнарында эшләр тәмамланган ук инде.

Гомуми белем бирү учреждениеләре биналарының 81%ы ремонтланган.

Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау 88%ка үтәлгән. 22 балалар бакчасының 14е эшләнә әле. Бу атнада Азнакай, Түбән Кама, Зәй, Актаныш, Бөгелмә шәһәрләрендә һәм Сарман районының Петровский Завод авылында 6 объект файдалануга тапшырылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә өч программаны гамәлгә ашыру бара. Беренчел звено объектларында эшләр тулаем 82%ка башкарылган. 20 программа объектының 12се файдалануга тапшырылган.

Медицина стационарларын ремонтлау республика программасы кысаларында подрядчыларның эшендә 24 объектның 20се кала. Бүгенгә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 86%ы тәмамланган.

Бу атнада Казан шәһәрендә Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) дәвалау корпусын тапшырганнар.

Мәдәният өлкәсендә 4 программа гамәлгә ашырыла. 10 авыл мәдәният йортында капиталь ремонт 81%ка башкарылган. Һәм нәкъ шул кадәр үк – тармак мәгариф учреждениеләрен ремонтлау. Эштә 7 объектның 5се кала. Бу атнада Актаныш районында балалар сәнгать мәктәбен тапшырганнар.

Экология һәм табигый ресурслар саклау өлкәсендә ике программа чарасы тормышка ашырыла. Тулаем алганда, аларның үтәлеше бүген 74% дип бәяләнә. 7 объект тәмамланган. Бу атнада Алабуга, Тукай һәм Зеленодольск районнарында 4 гидротехник корылма файдалануга тапшырылган.

Яшьләр сәясәте объектларына капиталь ремонт 4 республика программасы кысаларында бара. Шулай итеп, яшьләр үзәкләрен ремонтлау 84%ка үтәлгән. 6 объектның 4сендә эшләр дәвам итә.

Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы 72%ка үтәлгән, аңа быел 6 объект керә.

Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау программасын (15 объект) үтәү 82% тәшкил итә. Узган ике атнада подрядчылар үзәкләрне Лениногорск һәм Түбән Камада тапшырганнар.

Республикада «2019-2024 елларга Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы төгәлләнде. Хәрбиләр күмелгән 4 урын торгызылган.

Спорт линиясе буенча 23 учреждениенең 16сы эштә кала, 85%ка үтәлгән. Шул ук вакытта 7 объект тәмамланган (шуларның икесе – Веденская Слобода һәм Казанда – шушы атна нәтиҗәләре буенча).

Социаль яклау министрлыгы линиясе буенча стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 29 бинасыннан 2се эштә кала. Бу атнада Яңа Чүриле интернат-йорты файдалануга тапшырылган. Программаның пландагы эш күләме 60%ка башкарылган.

Марат Айзатуллин башка административ биналарны ремонтлау барышы турында да сөйләде. Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәләренең 3 бинасының әзерлеге 54% дип бәяләнә.

Җәмәгать судьяларының өч бинасы ремонтланган (81%ка).

Муниципаль архивларны ремонтлау 97%ка башкарылган. 6 объектның берсе генә – Ютазы районында. Саба урманчылыгының административ бинасы 98%ка ремонтланган. Шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча соңгы объект (Саба районында) тәмамланган.

ТР Төзелеш министрлыгы, башка ведомстволар белән бергә, 2023 елда республика программаларын формалаштыру буенча эш алып бара. Шуларның 32се Татарстан Республикасы Хөкүмәте боерыклары белән расланган булырга тиеш, шул исәптән 19 капиталь ремонт программасы. Капиталь ремонтның өч программасы буенча гына документлар тулы күләмдә тапшырылган. Калган 16 буенча техник биремнәр, башлангыч мәгълүматлар, дефект ведомостьлары һәм башка кирәкле документлар өлешендә документлар җыю дәвам итә. Капиталь ремонт программалары буенча гомуми әзерлек нибары 53% тәшкил итә.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча төзү-монтаж эшләре 66%ка башкарылган. Бу атнада 6 район эшләрне тәмамлау турында хисап тотты: Арча, Лениногорск, Чүпрәле, Әлки, Зәй, Ютазы.

«Урам утларын торгызу» программасы буенча Казанның 6 бистәсендә эшләрне тәмамларга калган. Бу атнада Чаллыда эшләр тулысынча төгәлләнгән. Гомумән алганда, программа 98%ка үтәлгән.

"Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алыштыру белән газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау" программасы буенча подрядчыларның эшендә 40 объектның 2се кала. Эшләр 97%ка үтәлгән. Бу атнада эшләр Югары Ослан, Тәтеш, Саба, Чирмешән һәм Арча муниципаль районнарында тәмамланган.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы казаннарын урнаштыру программасының 18 объекты буенча эшләр күләме 50%ка башкарылган. Бу атнада Зеленодольск районы чараларның тәмамлануы турында хисап тотты.

Бакчачылык ширкәтләрендә инфраструктура урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. Су белән тәэмин итү буенча чаралар 73%ка үтәлгән. Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру 63%ка үтәлгән. Бу атнада 3 объект – Азнакай, Баулы һәм Лениногорск районнарында тәмамланган. Инженерлык челтәрләренең республика һәм федераль финансларны җәлеп итеп модернизацияләнә торган 15 объектыннан 4се төгәлләнгән. Димәк, 11е эштә кала. Эшләрне башкару 58% тәшкил итә. Бу атнада подрядчылар тагын бер объектны – Мамадыш районында төгәлләгәннәр.

Татарстанда «Чиста су» федераль проектын тормышка ашыру бара: быелга лимит кысаларында Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзүнең 1 этабы тәмамланган. 20 км торба үткәргече төзелгән, җитештерү корпусының иске бинасын сүтү башкарылган (килешү буенча проект 2024 елга кадәр исәпләнгән).

Азакта Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында сөйләде. Торак-коммуналь хуҗалык фонды мәгълүматларына караганда, сезонлы эшләр – 84%ка, төзелеш-монтаж эшләре 81%ка үтәлгән. 162 йортта капиталь ремонт эшләре тулысынча тәмамланган. Татарстанда 210 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау тәмамлану стадиясендә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды