Алексей Песошин М-12 трассасын төзү буенча Марат Хөснуллинда узган киңәшмәдә катнашты

19.08.2022

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин М-12 трассасын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Киңәшмә Лаеш районында Идел аша күпер төзү штабында узды.

М-12 трассасының гомуми озынлыгы 810 км тәшкил итә, шуның 142 километры Татарстан аша узачак – 7 нче этапның бер өлеше һәм тулысынча 8 этап. М-12 трассасы буена 28 мең кеше һәм 8 мең берәмлек техника мобилизацияләнгән. 810 километрдан500 км ераклыкта асфальт-бетон катламы җәелгән.

М-12 трассасы кысаларында Татарстан территориясендә 3,3 км озынлыктагы Идел аша күпер төзелеше бара, киңлеге – 25 м. Әлеге эшләр 23%ка башкарылган. Күпер 28 терәктә, алар барысы да эштә. Барлыгы 572 субай каралган, 69 субай буенча, ягъни 12% эшне тәмамларга калган. Төзелеш барышында барлыгы 44,8 мең тонна металл конструкциясе файдаланылачак. Яңа күперне 2024 елда тапшыру планлаштырыла.

Журналистлар белән аралашу барышында Марат Хөснуллин 4 участок буенча эшләр кызу темплар белән бара, дип хәбәр итте. Ел ахырына 100 км юл тапшыру планлаштырыла – билгеләнгән сроктан бер елга алданрак. М-12 Мәскәү – Казан трассасының төп өлеше буенча хәрәкәтне 2023 елда ук башлап җибәрү планлаштырыла. «Без беркайчан да Россия төзелеше тарихында 2,5 ел эчендә мондый дәрәҗәдәге трассаларны төземәдек», – дип ассызыклады РФ вице-премьеры.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәтендә Илкүләм байлык фондыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Казан – Екатеринбург участогы төзелешенә 260 млрд. сум юнәлдереләчәк.

Марат Хөснуллин М-12 төзелеше төп трассаны эшләтеп җибәрүне генә түгел, подъезд юлларын тәртипкә китерүне һәм киңәйтүне дә күз алдында тота, дип ассызыклады. Алар арасында «Шәле-Баулы» трассасы да бар. Ул М-5не өстәмә рәвештә тоташтыру, Башкортстан белән Татарстанны бу трассага чыгу мөмкинлеге өчен эшләячәк, - дип аңлатты ул.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Шәле-Баулы проектын гамәлгә ашыру эшләре тулы куәтенә бара. Акча үзләштерелә, 4 млрд. сум үзләштерелгән инде. Быел 20,5 млрд. сум үзләштерү планлаштырыла. Өч этапка ике генподрядчы билгеләнгән. Шулай ук барлык субподрядчылар билгеләнгән.

Тагын бер мөһим проект титре Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп чыгу. «Росавтодор» федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков билгеләп үткәнчә, яңа юл Чаллыны шактый бушатырга һәм бу районда барлык транспорт логистикасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Бүген эшләр җәелдерелгән, акча җиткерелгән, сатып алулар башкарылган. Безгә Кама аша күпер һәм беренче этап объекты төзүгә соңгы 2 дәүләт контрактын төзергә калды. Әзерлек эшләре алып барыла, эш документациясен эшләү өчен сынау эшләре алып барыла. Шулай ук М-12 белән гармонияләштерелгән режимда 2024 елда Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп чыгу маршрутын файдалануга тапшырырга планлаштырабыз», - дип белдерде «Росавтодор» башлыгы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев