Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты

19.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион акциясендә катнашты.

Акция Зеленодольск муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 288 нче күп юнәлешле лицей мәйданчыгында узды (исегезгә төшерәбез: бүген монда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза).  

Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар  беренче сыйныфның 20 укучысына портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

Булачак укучыларны котлап, Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бик кирәк, дип ассызыклады. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел республикада беренче сыйныфка 55 мең бала барачак.

«Барлык ата-аналар да баланы мәктәпкә лаеклы рәвештә җыя алмый, һәм мондый акция – мөһим һәм бик кирәкле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга ярдәм итүчеләргә һәм беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыенырга булышучыларга рәхмәт белдерде. «Бу бик игелекле гамәл», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм барлык балаларга да яхшы укуларын теләде.

Татарстан Президенты шулай ук мәктәптә беренче көн гомер буе истә калыр дип ышануын белдерде һәм үзенең беренче сентябре турында сөйләде.

«Безнең бистәдә дусларым 1 сентябрьдә мәктәпкә китте, ә миңа алты яшь иде. Һәм мин дә мәктәпкә барырга булдым. Мин әтигә: мин дә мәктәпкә барырга телим! Мәктәп сумкасы да, бернәрсә дә юк иде. Тик өлкән абыемның иске сумкасы гына бар иде – ул бик әйбәт иде, һәм мин бу портфель белән мәктәпкә киттем. Һәм мин беренче тапкыр мәктәпкә китүемне әле дә искә алам», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Беренче портфель – булачак 10 еллык уку символы ул, - диде Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, булачак беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп. - Бу уку, кызыклы яңа ачышлар, яңа дуслар символы һәм мин ышанам ки, сезнең һәрберегез үзенең беренче портфеленең нинди булуын һәм 1 сентябрьгә аның беренче линейкасына ничек шатлана-шатла җыенганын хәтерләячәк».

Белешмә өчен:

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелә. Акция аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.