Бүгенге көндә Идел буе федераль округында 1,7 мең гектар мәйданда 394 урман янгыны һәм табигать янгыны теркәлгән. Татарстанда бу сезонда урман янгыннарына юл куелмаган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Округның Пермь краенда (257 гектар мәйданда82 очрак), Нижегород өлкәсендә (388 гектар мәйданда 64 очрак), Башкортстанда (294 гектар мәйданда 46 очрак), Оренбургта (498 гектар мәйданда 42 очрак) һәм Киров өлкәсендә (103 гектар мәйданда 42 очрак», - дип хәбәр итте министр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы янгыннарның үзеннән-үзе килеп чыкмавын ассызыклады. Күпчелек очракта урманнарда һәм чик буе зоналарында янгын кешеләр гаебе белән килеп чыга. «Статистика буенча, урман янгыннарының 95%ы кеше факторы булып тора. Автомобиль тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген атудан да янгын чыгарга мөмкин. Шуңа күрә профилактик эшне без бер көнгә дә туктатмыйбыз», - дип хәбәр итте Р. Кузюров.
Урман янгыннарын кисәтү өчен быел Татарстанда 2,4 мең километр янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган, 75 км озынлыктагы яңа юллар төзү эшләре башкарылган.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан барлык күрше төбәкләр белән дә урман янгыннары килеп чыккан очракта үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Кирәк булганда, республика күршеләргә ярдәмгә үз көчләрен һәм чараларын җибәрә. «Без һәр күршебез белән хезмәттәшлек турында килешү төзибез, анда аларга ярдәм итү өчен дә, янгыннарны бетерү өлешендә дә җәлеп ителергә мөмкин булган барлык көчләрне, чараларны һәм ресурсларны язабыз. Әйтик, узган ел без Удмуртиядән килгән коллегаларыбызга булыштык. 2010 елдан бездә чикләү линияләре булдырылды, һәм без аларны күзәтәбез», - дип өстәде спикер.
Равил Кузюров шулай ук урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен 10 тапкыр арткан штрафларны искә төшерде. «Федераль закон нигезендә, 8 июньнән штрафлар күләме артты. Хәзер янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 15 – 30 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Үзгәрешләр керткәнче штраф күләме 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә. Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме хәзер 30 меңнән 50 меңгә кадәр тәшкил итә, үзгәрешләр керткәнче штраф 10 меңнән 20 меңгә кадәр тәшкил итә иде. Хәзерге вакытта юридик затлар өчен административ җәза 100 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә, үзгәрешләр керткәнче штраф 50 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә иде», - диде ул.
2022 елда Татарстанның дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында дүрт беркетмә төзелгән, административ җәза билгеләү турында 12 карар чыгарылган, шул исәптән 120 мең сумлык 10 штраф салынган һәм кисәтүләр рәвешендә ике карар чыгарылган.
Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы «Урман хуҗалыгы» ДБУ икенче типтагы 20 урман янгыннары станциясе, «Урман янгыннары үзәге» ДБУ өченче типтагы биш урман янгыны станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә, дип сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр вакытында төбәктә 1 меңнән артык кешесе булган янгын сүндерү бүлекчәләре һәм оешмаларның көчләрен һәм чараларын өстәмә җәлеп итү каралган.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин быел урман янгыннары куркынычы янаган 116 торак пункт, 75 бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте, 84 балаларны савыктыру лагере исәпкә алынуын әйтте.
Татарстан урманнарында янгын куркынычы дәрәҗәсе аномаль эсселек аркасында ким дигәндә 21 августка кадәр сакланачак.