«Армия-2022» халыкара хәрби-техник форумын ачу тантанасы узды

15.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Армия-2022» халыкара хәрби-техник форумын ачу тантанасында катнашты.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында экспозиция белән танышты, шулай ук Татарстан сәнәгать компанияләре стендларын карады, шул исәптән «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, «Ремдизель» АҖ, «Эникс» АҖ һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, форум 15 – 21 августта «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Мәскәү өлкәсе) уза, чараны Россия Оборона министрлыгы оештыра.

«Армия-2022» форумы ачылышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Без кабат Россиядә «Патриот» паркының традицион мәйданчыгында оборона ведомстволары җитәкчеләре һәм делегацияләрен, оборона-сәнәгать комплексы вәкилләрен, хәрби белгечләрне һәм дөньяның күп илләреннән килгән экспертларны кабул итүебезгә шатбыз. Узган елларда форум үзенең ихтыяҗын раслады, хәрби продукциянең эре күргәзмәләре арасында ныклы урын алды. Безнең халык үз армиясе һәм флоты, үз сакчыларының профессиональлеге һәм батырлыгы белән горурлана. Һәрвакыт алар суверенитет һәм Ватан иминлеге сагында тордылар, башка халыкларга азатлык алып килделәр», - диде Владимир Путин.

Тулырак мәгълүмат http://www.kremlin.ru/events/president/news/69163


ТР Президенты Матбугат хезмәте.