Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «Армия-2022» халыкара хәрби-техник форумында катнашу.
Форум 15 – 21 августта «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Мәскәү өлкәсе) уза, чараны Россия Оборона министрлыгы оештыра.
Форум мәйданчыгында Россиянең оборона-сәнәгать комплексының 1,5 меңгә якын предприятиесе 1000нән артык яңа хәрби техника үрнәкләрен тәкъдим итәчәк.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Форум экспозициясендә Казан вертолетлар заводы («Россия вертолетлары» АҖ керә), «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, «Ремдизель» АҖ, «Эникс» АҖ һәм башка предприятиеләр продукциясен тәкъдим итә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләрен үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Денис Мантуров уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүген төштән соң «Армия-2022» халыкара хәрби-техник форумын ачу тантанасы узачак. Шулай ук танк биатлоны («Алабино» полигоны) булачак.