Рөстәм Миңнеханов сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты

13.08.2022

Татарстан Республикасында 2022 ел башыннан бирле су объектларында 95 һәлакәт теркәлгән, 69 кеше һәлак булган, шуларның 8е – балалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сулыкларда соңгы 4 атнада иң авыр хәл булган: бу чорда 35 кеше һәлак булган. Узган ел белән чагыштырганда, Бөгелмә, Арча, Минзәлә, Тәтеш районнарында су объектларында һәлак булучылар саны арткан.

Кешеләр үлүнең төп сәбәбе – моның өчен җиһазланмаган урыннарда коену.

Татарстан Президенты сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты. «Безгә сулыкларда пляжларны җиһазлау буенча эш алып барырга, тыелган урыннарда коенган һәм исерек хәлдә коенган өчен административ җаваплылыкка тарту өлешендә эшне активлаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.