Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре – 644 ишегалдында, яктырту эшләре 638 ишегалдында тәмамланган

13.08.2022

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларында юл эшләре бара. Юл эшләрен башкару  уртача 85%. Шул ук вакытта 644 ишегалдында юл эшләре тәмамланган инде.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2022 елда планлаштырылган күләмнәр кысаларында ишегалларын яктырту буенча эшләр алып барыла. Республика буенча бу эшләрнең 81%ы башкарылган. 638 ишегалдында яктырту эшләре тәмамланган.

Арина Петрова юл эшләре түбән процентта башкарылган районнарны атады: Менделеевск (79), Югары Ослан (78), Саба (77), Буа (76), Лениногорск, Кама Тамагы, Нурлат, Азнакай, Тукай.

Яктырту буенча түбән процентлы районнар: Алабуга, Лениногорск, Азнакай, Кукмара, Чистай, Саба, Тукай.

738 ишегалдында җиһазларны монтажлау буенча эшләр бара. Шул ук вакытта җиһазларның 52%ы урнаштырылган инде.

16 муниципаль берәмлектә җайланмаларны урнаштыру проценты уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Бу шул исәптән Саба, Балтач, Тукай, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы районнары.

Арина Петрова «Безнең ишегалды» программасы буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләр динамикасы турында хәбәр итте. Шулай итеп, 2022 елның 30 июленнән 694 мөрәҗәгать кергән. Шул ук вакытта халыкның уңай мөнәсәбәт дәрәҗәсе 91% тәшкил итә.

Эшләрне башкарганнан соң, ишегалларында яшәүчеләр казылган җирне кире өеп бетермәүләренә, төзелеш чүп-чарын җыештырмауларына зарланалар.

Моннан тыш, Арина Петрова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча 2020 – 2021 елларда ремонт үткәрелгән ишегалларны тикшерү башланган. Эксплуатация чорында асфальт катламының җимерелүе, сыйфатсыз материаллар куллану кебек җитешсезлекләр ачыклана, кайбер урыннарда яңартылган ком катламы салынмаган һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең сыйфатын катгый контрольдә тотарга кушты.

Ул әлеге программаны тормышка ашыруга җитди бюджет чаралары юнәлтелүен искәртте. Тулаем алганда, ишегалды киңлекләрен яңарту программасы кешеләрнең кәефенә уңай тәэсир итә, диде Рөстәм Миңнеханов, Халык ишегалларын ремонтлауны уңай кабул итә. Шуңа күрә бу эшләрне сыйфатлы итеп башкару бик мөһим.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.