Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә бинасын һәм корылмаларын карады. Шул исәптән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы төгәлләнмгән төзелеш объектлары, мәдәни мирас объекты һәм башка биналар.
Объектлар буенча аңлатмаларны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин биреп барды. Объектларны карауда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да катнашты.
Шулай итеп, биналарның берсе – мәдәни мирас объекты – 25 нче Октябрь урамы, 5 нче йорттагы "Административ бина, XIX гасыр азагы, XX гасыр башы". Бина дәүләт саклавы астында, резервланган хәлдә урнашкан. Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, хәзер бинаны алга таба эксплуатацияләү һәм оешмаларга, предприятиеләргә куллану өчен тапшыру мәсьәләсе карала.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук башкала үзәгендәге Зур Кызыл урамында урнашкан ике әһәмиятле шәһәр төзелеше объектлары белән танышты. Бер объект – Зур Кызыл ур., 11 йорттагы «Профессор А.Г. Ге исемендәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАСУ бинасы. Объект авария хәлендә һәм файдаланылмый. Бинаның тузуы 100 процент тәшкил итә. Бинаны тулысынча реконструкцияләү һәм яңадан торгызу (Республика клиник тире-венерология диспансеры башка бинага күчәчәк) күздә тотыла.
Зур Кызыл ур., 68/25 адресы буенча урнашкан икенче объект «Казан хореография училищесы» ДАҺБУ карамагында. Хәзерге вакытта бу мәгариф учреждениесенә мәйданнарны киңәйтү ихтыяҗы бар, техник бирем бар инде – мәйданнарны арттырып, бинаны реконструкцияләү мөмкинлеге карала. Олеся Балтусова бинаның тарихи һәм архитектура кыйммәтенә ия булуын һәм Зур Кызыл урамында урнашкан фасадларны саклап калу күздә тотылуын ассызыклады.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән ике объектны карады: профессор Мөхәммәдьяров урамындагы бер бина «Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенә беркетелгән, икенче бина – Ясеневая урамы, 60 йорттагы (Константиновка бистәсе) административ-көнкүреш корпусы. Ике бинаны да Казан шәһәре ихтыяҗлары өчен тапшыру турында карар кабул ителде – аларда социаль-мәдәни оешмалар, спорт һәм балалар үзәкләре норматив хәлгә китергәннән соң урнаштырылачак.
Тагын бер объект – Димитров ур., 6 адресы буенча урнашкан «Халыкара сервис көллияте» ДАҺБУ бинасы авария хәлендә. Әлеге объект буенча түбәндәге карар кабул ителде – бина сүтеләчәк, ә аның астындагы җир участогы фондның торак төзелеш программалары кысаларында файдалану өчен Дәүләт торак фондына тапшырылачак.