Минтимер Шәймиев һәм Алишер Усманов фехтовальщикларга бүләкләр тапшырдылар

07.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты Алишер Усманов, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың фехтование буенча ярышлары барган “Казан” ябык ат-спорты  манеженда булдылар. Кунаклар зур кызыксыну белән шәһси зачетта ир-егетләрнең кылыч белән хатын-кызларның шпага белән ярышуларын карадылар.

Универсиаданың алтын медален шәхси зачетта Россия спортчысы Камил Ибраһимов яулады. Шулай ук алтын медальгә Корея Республикасыннан А Лам Шин лаек булды. Бүләкләү тантанасында Минтимер Шәймиев һәм Алишер Усманов катнаштылар, алар турнирда җиңүчеләргә алтын, көмеш, бронза медальләр тапшырдылар.

ТР Президенты матбугат хезмәте