Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Геройлары Рамил Габдрахманов һәм Иван Додонов белән очрашты

12.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов офицерларны хәрби дәүләт бүләкләре белән котлады.

Әңгәмә барышында Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов хезмәт итълщре турында сөйләделәр, шулай ук Казан танк училищесында укыгандагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Президенты офицерларга уңышлы хәрби карьера теләде.

Белешмә өчен:

Раил Наил улы Габдрахманов 1989 елның 11 августында Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылында туа. 2006 елда Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбен тәмамлый. 2010 елда Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесын, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Кызыл Байраклы училищесын тәмамлый. 2010 елдан Новосибирск өлкәсе Новосибирск шәһәре, Кемерово өлкәсе Юрга шәһәре, Алтай краеның Алейск шәһәрендә хезмәт итә. 2022 елның февраленнән Украинада махсус операцияләрдә катнаша. Бүләкләре бар: «Минадан чистарткан өчен» медале, 2012 ел.; «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2016 ел; Суворов медале, «Хәрби каһарманлык өчен» медале, 2021 ел  2022 ел; Россия Федерациясе Герое – югары мактаулы исеме, 2022 ел.

Капитан Р.Н. Габдрахманов җитәкләгән танк ротасы, Украина милләтчеләренең каты каршылыгы шартларында, торак пунктларның берсен азат иткәндә, өч танкны һәм 15 боевикны юкка чыгара алды. Дошманның югалган позицияләрен кире кайтарырга омтылганда, Раил Наил улының ротасы һөҗүмне тоткарлый һәм һөҗүмне туктата алды.

Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Питрәч районының Питрәч авылында туа. 2006 елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче Питрәч урта гомуми белем мәктәбен тәмамлый. 2010 елда Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесын, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Кызыл Байраклы училищесын алтын медаль белән тәмамлый. Хәзерге вакытта Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәре 33744 нче хәрби частьнең танк батальоны командиры булып тора. Бүләкләре: «Яхшы аткан өчен» медале, 2014 ел; Суворов медале, 2014 ел.; «Кырымны кире кайтарган өчен» медале, 2014 ел; «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен» медале, 2014 ел; «Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен» медале, 2017 ел; Россия Федерациясе Батырлык ордены, 2022 ел; «Чечня Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы А.А. Кадыйров исемендәге Россия Герое полкына 15 ел» истәлек медале, 2022 ел; Россия Федерациясе Герое – Россия Герое, 2022 ел.

Майор И.А. Додосов танк батальоны составында куркыныч торак пункты дошманы оборонасын өзүне тәэмин итте, шуның белән ЛНР территориясенең бер өлешен азат итү һәм операциядә катнашучы бүлекчәләрнең төп көчләрен алга җибәрүне тәэмин итте. Әлеге торак пунктны азат итү барышында гаскәрләрне Лисичанск торак пунктына чыгаруны тәэмин иттеләр.       


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.