Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда IAAF Җиңел атлетика халыкара федерациясе президенты Ламин Диак һәм Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов .
Казанга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына дип килгән Ламин Диак Студентлар уеннарының, аерым алганда, җиңел атлетика ярышларының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, җиңел атлетика турниры Казанда7 июльдән 12 июльгә кадәр Үзәк стадионда узачак, бу спорт төре буенча Казан Универсиадасында иң күп медаль – 50 комплект уйналачак.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, Ламин Диак һәм Валентин Балахничев шулай ук Татарстан вәкилләренең 2013 елның августында җиңел атлетика буенча Мәскәү шәһәрендә узачак бөтендөнья чемпионатында катнашу перспективалары турында фикер алыштылар.