Рөстәм Миңнеханов Буа районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, медучилище капиталь ремонтын бәяләде

11.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрнең төп максаты – терлекчелек комплексында булу, комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Буа муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов озата йөрде.

Татарстан Президенты район кырларының торышы белән танышты, урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, бөртекле культуралар өчен 54 мең га мәйданда чәчелгән, 33% җыелган. Урып-җыю нәтиҗәләре буенча барлыгы 210 – 220 мең тонна бөртекле ашлык җыелыр дип көтелә.

Хәзер районда кырларны уҗымнарга әзерләү бара, кырларның 50%ы әзер инде.

Буа районында терлекчелек өлкәсендә уртача көнгә 133 тонна сөт җитештерәләр, шуның 36 тоннасы – шәхси хуҗалыклардан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, терлекчелек өлкәсендә районның потенциалы бик зур. «Терлек азыгы үзәкләре булдырырга кирәк. Моның өчен сезнең районда уңыш гадәттәгечә яхшы», - диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гомуми рейтингында Буа районының үсешен билгеләп үтте. Аерым алганда, районда грантлар алган һәм үз крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүче шәхси фермерларның күп мисаллары бар.

«Ак барс» ХК «Авангард» ҖЧҖ базасында комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Биредә 800 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы урнашкан.

Хуҗалыкның җитештерү күрсәткечләре түбәндәгечә: 21 641 ц сөт җитештерелгән, бер сыердан тулаем савым – 6 251 кг (республика буенча бу күрсәткеч – 3 500 кг). Биредә һәркөнне 20 тоннадан артык сөт савыла.

Буа районында булу барышында Рөстәм Миңнеханов «Буа медицина училищесы» ДАҺБУ тулай торагы бинасын капиталь ремонтлауның барышы белән танышты. 1982 елда төзелгән бина. Эшләр 2022 ел башында башланган, капиталь ремонтны август аенда тәмамлау планлаштырыла. Тулай торак 136 урынга исәпләнгән.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Буа медицина училищесы сәламәтлек саклау тармагы өчен белгечләр әзерләү системасы булган уку йорты булып тора. Училищеда урта звено белгечләрен әзерләү буенча ике белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Биредә 327 студент белем ала.

Моннан тыш, 2021 – 2022 елларда 296 кеше медицина хезмәткәрләре һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү программалары буенча өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында әзерлек узганнар. Училище, нигездә, якындагы районнарның – Буа, Чүпрәле, Тәтеш районнарының кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерә, шулай ук Казан шәһәренең берничә хастаханәсен кадрлар белән тәэмин итә.

Сәфәре ахырында Татарстан Президенты «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы кысаларында төзекләндерелгән паркта булды. Үзәк мәйданны төзекләндерү эшләре бу елның май аенда башланган, эшләрне сентябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.

Хәзерге вакытта памп-трек, скейт-боул, кече архитектура формалары булган балалар мәйданчыгы булдыру буенча эш алып барыла, шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары, ярминкә павильоннары һәм башкалар урнаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.