Рөстәм Миңнеханов Апас районы авыл хезмәтчәннәре белән очрашты

11.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас районында эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе белән бергә, ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, игенчеләргә барлыгы 70 мең гектардан артык уңыш җыеп аласы бар. Мәйданнарның чирегендә эшләр тәмамланган. Аграрийлар һәр гектардан уртача 35,6 центнер яңа уңыш җыя.

Тулаем алганда, районның агросәнәгать комплексы үсешенә бәя биреп, ТР Президенты терлекчелек буенча эшне көчәйтү кирәклегенә игътибар итте. Хәзерге күрсәткечләр әлегә районның потенциалына туры килми, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

«Бөтен проблема – терлек азыгы белән тәэмин итү. Терлек азыгы булса, сыерлар асрарга теләүчеләр күбрәк булачак. Димәк, сыйфатлы сөт булачак. Моннан тыш, сөт сату – авылда тотрыклы хезмәт хакының чыганагы. Әлбәттә, моның өчен гарантияләнгән тәҗрибә тәэмин ителергә тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

ТР вице – премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, шәхси хуҗалыкларны стимуллаштуру өчен район сөткә отышлы бәяләр кертү буенча актив эшли. Бу хәлне төзәтү өчен кирәк: бүген районда бер сыерга уртача 11 литр сөт туры килә, ә республика буенча бу күрсәткеч 20 литрга җитә, дип билгеләп үтте министр.

Татарстан Республикасы Президентына шулай ук З.Т. Ибраһимов крестьян-фермер хуҗалыгының сөт-товар фермасын күрсәттеләр. Хәзер биредә 300 терлек асрала. Ферма кредит (16 млн. сум) һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты (24 млн. сум) хисабына төзелгән. Эшләрне 5 ай эчендә төгәлләгәннәр. 40 башка исәпләнгән параллель типтагы сыер саву залы бар. Тәүлеклеклек тулаем савым 7 тонна. Фермада 14 кеше эшли.

Ферманы карау барышында Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр. Хәзер 400 башка исәпләнгән икенче чират төзелеше бара. Яңа объектны ел ахырына тапшырырга планлаштыралар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.