Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews челтәренең сатулар буенча директоры Жильберто Грибадо белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Жильберто Грибадо Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында чараларны яктырту, Euronews каналында Татарстан Републикасы турында мәгълүмат кампаниясен уздыру кебек уртак проектлар кысаларында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Euronews телеканалы белән 2006 нчы елдан хезмәттәшлек итә. Euronews Татарстан Республикасы һәм Казан турында Бөтендөнья җәйге Универсиадасында катнашырга теләк белдергәч, видеоролик ясадылар.