Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрнең уку елы башлануга әзерлеген тәэмин итәргә кушты

30.07.2022

 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район һәм шәһәр башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, мәктәпләрнең һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең уку елы башлануга үз вакытында әзерлеген тәэмин итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Республика Президенты билгеләп үткәнчә, яңа уку елы башланырга бер ай кала. Республикада 1 мең 413 гомуми белем бирү оешмасы һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләячәк. Федераль һәм республика программалары кысаларында хәзерге вакытта 10 мең 283 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелә. Беренче сентябрьгә 7 мең 203 урынга исәпләнгән 8 мәктәп төзелешен тәмамлау планлаштырыла. 355 урынга исәпләнгән өч мәктәпне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Моннан тыш, яңа уку елына республика һәм федераль программалар кысаларында 118 гомуми белем бирү оешмасындагы ремонт эшләре тәмамланырга тиеш, шуларның 66сы – федераль программа буенча. Алты урта һөнәри белем бирү оешмасында ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча эшләр оештырылган.

Мәктәп һәм балалар бакчалары директорларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ремонт һәм төзелеш эшләренең барышын катгый контрольдә тотарга кушты. «Без заказчы мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Безнең заказчы – ул белем бирү учреждениеләре», - дип ассызыклады ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 18 – 19 августта Зеленодольскта традицион август педагогика конференциясе узачагын искәртте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.