Татарстан Президенты: Бөтен көчне уңышны сыйфатлы җыеп алуга куярга кирәк

30.07.2022

Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә барлык көчләрне һәм ресурсларны уңышны сыйфатлы җыеп алу өчен мобилизацияләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда бөртеклеләрне суктыруга керешкәннәр инде. Быел 1,5 млн. га мәйданда – бөртекле һәм кузаклы культуралар, 427 мең га мәйданда май чабу культуралары җыеп алырга кирәк.

«Басуларда лаеклы уңыш тупланган. Әлбәттә, бүген бөтен көчне сыйфатлы җыештыруга юнәлтергә кирәк. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3 мең 417 берәмлек үз ашлык җыю комбайны эшләячәк. Соңгы 3 елда комбайннарның 20%ы яңартылды – 635 яңа комбайн. Быел без 104 берәмлек алдык. Моннан тыш, техниканы читтән җәлеп итү буенча эшләргә кирәк. Әлегә план буенча саннар – 250 берәмлек», - диде ТР Президенты.

Эшләрне максималь кыска вакыт эчендә башкару һәм югалтуларга юл куймас өчен, Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына район башлыклары һәм АСК предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт хакын тәэмин итәргә, кыр эшләре алдынгыларын бүләкләүнең өстәмә чараларын эшләргә кушты.

«Мотивация җитди булырга тиеш. Кешеләр акча эшләргә тиеш. Без моның хисабына күбрәк уңыш алабыз. Комбайнчы хезмәте бик авыр. Механизаторларның ике сменалы эшен оештырырга, аларны вакытында кайнар аш белән тәэмин итәргә кирәк», - дип өстәде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.