Су коену сезоны чорында су объектларында иминлекне тәэмин итү һәм республикада кече үлчәмле судноларга навигация чаралары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы – су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов сөйләде.
Ел башыннан республика сулыкларында 47 кеше һәлак булган, шул исәптән су коену сезоны башланганнан бирле – 39 кеше. 41 кешене коткарып кала алганнар, алар арасында 2 бала да бар. Суда кешеләр үлеменең төп сәбәпләре – сәламәтлеге начараю сәбәпле суга егылып төшү, шулай ук җайланмалары булмаган урыннарда коену.
Суда балаларның һәлак булу очраклары ешайган. Ел башыннан бирле барлыгы 8 бала һәлак булган. Түбән Камада булган һәлакәттән тыш, калган барлык очракларда да су коену ата-аналары каравыннан башка җайланмалары булмаган урыннарда килеп чыккан.
Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 47 пляж ачылган, тагын 153 су объектлары янында ял итү урыны контрольгә алынган. Агымдагы елда республиканың 10 муниципаль районында 13 яңа пляж булдыруга җирле бюджетларның чыгымнары арткан.
Су коену сезоны башланганчы ата-аналар белән онлайн-очрашулар оештырылган, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында су объектлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча 31,5 мең бала катнашында 1732 дәрес узган.
Республикада 529 кешедән торган 159 патруль төркеме булдырылган. Төп максат – халык күпләп ял итә торган урыннарда су объектлары янында патрульлек итү. 1 июньнән 7,5 меңнән артык патрульлек уздырылган, 33 мең мәгълүмат белешмәсе таратылган, 1112 тыелган аншлаглар куелган.
Су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен – 72 кеше, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен 25 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында 11 беркетмә төзелгән.
Су объектларында кече судноларны тиешенчә кулланмауга бәйле 3 һәлакәт теркәлгән. Быел навигация чорында барлыгы 693 тәртип бозу очрагы ачыкланган, шуларның 234е пассажирларның үз иминлекләрен тәэмин итмәгәнлектән (коткару жилетлары булмаган). Тагын 213 судно йөртүче йөзү кагыйдәләрен бозган, 126 сы исерек хәлдә кечкенә суднолар белән идарә иткән, 17 йөзү чарасы штрафстоянкага куелган.