Казанда метроның “Җиңү Проспекты” станциясен 2008 ел ахырына тапшырырга уйлыйлар

08.09.2008

Бүген Казанның төзелеп килә торган “Җиңү Проспекты” станциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин булдылар. Станцияне карап йөрү барышында сүз метро төзелешен алга таба финанслау турында барды. Шуны да искәртик: акча җитмәү сәбәпле, объект үз вакытында файдалануга тапшырылмый калган иде.
“Казметрострой” (“Казан метросы төзелеше”) муниципаль унитар предприятиесе башлыгы урынбасары Вениамин Тәрҗеманов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тоннельләр үткәрү тулысынча төгәлләнгән. “Катюша” һәм “Полина” тоннель үткәргеч комплекслары, җир астыннан чыгарылып, Мәскәү янында алып барыла торган эшләр өчен күчереп урнаштырылган.
Метроның “Җиңү Проспекты”нда эчке бизәкләү һәм инженерлык коммуникациясе буенча эшләр җәелеп китте.
“Метро станциясен кышка файдалануга тапшыру шактый кыен булачак”, - дип исәпли Вениамин Тәрҗеманов. Журналистларның: “Көчле яңгырлар вакытында станцияне су басмас микән?” дигән соравына җавап биреп, “Казметрострой” (“Казан метросы төзелеше”) муниципаль унитар предприятиесе башлыгы урынбасары: “Андый эшләр килеп чыкмаска тиеш”, - дип хәбәр итте. Өстәвенә, “Горки” микрорайоны - шактый биек урын.
Бизәү эшләре өчен төзү материалларына килгәндә, мәрмәр белән гранитны Һиндстаннан һәм шулай ук Россиянең башка ятмаларыннан һәм Украинадан алып кайталар. Металлны Түбән Тагилның прокат заводлары бирә. Күпчелек материаллр һәм җиһазлар Россиядә эшләнгән.
Җир асты транспорт корылмалары төзелеше буенча дирекция директоры (заказ бирүче) Анатолий Церцеил түбәндәгеләрне сөйләде: “Җиңү Проспекты” станциясе интерьерының архитектуралы сәнгатьчә бизәлеше нигезенә совет халкының Бөек Ватан сугышындагы җиңүе темасы салынган.
Анатолий Церцеил сүзләренә караганда, объект түбәндәге финанслаштыру принципларында төзелә: 20% акча Россия бюджетыннан керә, 80 е – республиканыкыннан. Төзелеш вакытында федераль бюджеттан 635 млн. сум акча килергә тиеш. Әлеге сумма инде алынган. Татарстан бюджетыннан исә 800 млн. сум акча алынган. Казан метросының алга таба төзелеше паритет нигездә (Универсиада – 2013 кә хәзерлек барышында) алып барылыр дип көтелә.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов шуны билгеләп куйды: метро төзүчеләргә, бигрәк тә эшләр яхшы темплар белән барганда, финанслау ягыннан булышу планлаштырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, әлеге объект шактый гына акчалата капитал кертүне таләп итә. Бу очракта, чыннан да, ел ахырына станцияне файдалануга тапшырырга мөмкин булачак. “Бүген без нәкъ менә шундый бурыч куйдык”, - дип ассызыклады ул.
“Финанслау графигын республика бюджетының башка статьяларыннан алу ярдәмендә чишәргә туры киләчәк. Алдагы елга Татарстан Республикасы Президентының йөкләмәсе нигезендә, станция төзелеше бюджетына 2 млрд сум акча салынган”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Башта 500 млн. сум бүлеп бирү планлаштырылган иде, ләкин хәзер Минтимер Шәймиев сумманы арттыру ягына таба үзгәрешләр кертте”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Татарстан Хөкүмәте башлыгы финанслауга федераль бюджеттан ярдәм булуга зур өметләр багланганлыгын, чөнки Казан метросының Универсиада 2013 кә төзелергә тиешле объектларның берсе булуын билгеләп үтте. “Моннан тыш, хәзер төзелә торган ике станциядән башка, бу мөһим чара башлануга кадәр тагы дүрне салырга кирәк. Метроның барлыгы алты станциясен ачу күздә тотыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы